Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы җәза алды. Хөкем карарын бүген, 11 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарды.
Аның элекке урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм идарәнең элекке баш хисапчысы Ландыш Шәрафетдиновага да шартлы җәза билгеләнде: Әхмәтҗановка — 1 ел 8 ай, Шәрафетдиновага — 1 ел 6 ай.
Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) гаепләнә.
2020 елда ул республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә. Тикшерү белдерүенчә, Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага ЗАГСның җирле бүлекләренең 26 хезмәткәреннән акт язуларын латин графикасыннан урысчага күчергән өчен премияләрне җыярга фәрман биргән.
Зыян күләме 16 млн сум дип исәпләнә.
Прокурор Нигъмәтуллинага ике маддә нигезендә 6 ел ирегеннән мәхрүм итү, ә урынбасары һәм баш бухгалтерына — 2 ел сораган иде.
Нигъмәтуллина мәхкәмәдә соңгы сүзен татар телендә белдерде.
- Гөлшат Нигъмәтуллина 2024 елның 20 мартында вазифасыннан азат ителгән иде. Ул үз теләге белән китте. Бу вазифада 2019 елдан бирле эшләгән иде.
- Гөлшат Нигъмәтуллина Казанда туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында MBA програмын үзләштергән. 1993 елдан 2009 елга кадәр мәдәният министрлыгында эшләде, 2008-2009 елларда мәдәния министры урынбасары булды. 2009 елның декабреннән Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга он
Форум