Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс удмурт телендә тавышны тану һәм реаль вакытта тәрҗемә кебек хезмәтләрне өстәде


Удмурт телендә "Нәни принц" китабы, архив фотосы
Удмурт телендә "Нәни принц" китабы, архив фотосы

Бу мөмкинлекләр Яндекста татар, башкорт һәм чуаш телләре өчен бар.

Яндекс үзенең хезмәтләренә удмурт телен киң куллану коралларын өстәде. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хезмәткә өстәлгән беренче фин-угыр теле диелә.

Хәзер Яндекс кулланучылары удмурт теленнән диалогларны реаль вакытта тәрҗемә итә ала. Шулай ук Яндекс хәзер удмурт телендәге тавышны таный. Бу мөмкинлек Android өчен "Браузер", "Тәрҗемәче" һәм "Төймәсар" кушымталарында инде эшли. Якын арада бу iOS өчен кушымталарда да пәйда булачак диелә.

Моңарчы бу хезмәтләр Яндекс хезмәтләрендә татар, башкорт һәм чуаш телләрендә эшли башлаган иде. Моннан тыш тәрҗемәче системында мари, коми, осетин, тува һәм башка телләр бар.

Хезмәтләргә удмурт телен өстәү эшендә Русия Фәннәр академиясенең Удмурт федераль тикшеренү үзәге дә катнашкан диелә.

Русия милли телләре өчен киңәйтелгән мөмкинлекләр өстәү проектын Яндекс узган елны игълан иткән иде. Ширкәт үзенең тәрҗемә хезмәтенә Русиянең 20дән артык милли телен өстәячәк, бу проект 3 ел дәвам итәчәк диелде. Сүз милли телләр өчен нейрочелтәрләр ярдәмендә сөйләмне текстка әйләндерү һәм сөйләм синтезы кебек функцияләрне өстәү турында бара.

  • Русиядә киң таралган Яндекс тәрҗемәчесендә татар, башкорт, чуаш кебек телләр Яндекс тәрҗемәчедә күптәннән бар. Яндекс системында алар Google-га кадәр үк барлыкка килде. Мәсәлән, татар теле Яндекс.Тәрҗемәчегә 2015 елда өстәлгән иде.
  • 2024 ел башында гына татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды.
  • Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" хезмәтләренә татар телен күпләп кертү ниятен дә сөйләгән иде. Килешү текст һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләргә кагыла, дип аңлаткан Гамәли семиотика институты җитәкчесе Ринат Гыйлмуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG