Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада Кырым оешмалары ассамблеясын оештырдылар


Аның максатларының берсе - Европа илләре парламентларында кырымтатар халкы мәнфәгатьләрен алга сөрү.

Идел Реалии хәбәр итүенчә, 6 сентябрь көнне Германиянең Нюренберг шәһәрендә ассамблеяның оештыру корылтае узган. Ассамблеяга барлыгы җиде оешма, шулай ук җәмгыятьләр һәм бәйсез активистлар кергән. Бу нигездә Германия, Бельгия, Польша, Эстониядәге оешмалар. Алар "халыкара дәрәҗәдә кырымнарның (кырымтатарларның) тавышын һәм куәтен чагылдырачак".

Корылтайда милли хәрәкәт ветераны, Дөнья кырымтатарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Зевджет Куртумеров чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, Европада кырымтатарларын берләштерү "бу үткән буыннар алдындагы бурыч кына түгел, ә киләчәк кырымтатарлар алдында җаваплылык та". Ассамблеяның рәисе итеп кырымтатар активисты Эльвис Чолпух сайланган.

Ассамблея кырымтатарларның позициясен ныгыту, халык мәнфәгатьләрен милли парламентларда һәм Европа институтларында яклау, мәгариф, мәдәният һәм хокук яклау юнәлешендәге башлангычларны хуплау өчен фонд булдыру, Европада яшәүче кырымтатарларны яклау һәм мәдәни-социаль проектларны үстерү, шулай ук Европада кырымтатарлар өчен фәнни база булдыру максатыннан Кырым тикшеренүләр институты оештыруны бурыч итеп куя.

Ассамблея символы буларак алтын ләләле кызыл байрак сайланган. Ләлә чәчәге кырымтатарларның милли бизәкләрендә киң кулланыла торган символ. Ул халыкның муллыгы, яңарышы, буыннар дәвамчылыгын чагылдыра.

Эльвис Чолпух узган елны Берлиннан Советлар берлегенең кырымтатарлар сөргенен геноцид буларак танырга чакырып кампания башлады.

Моңарчы бу сөргенне Украина, Латвия, Литва, Канада, Польша, Чехия, Эстониянең рәсми хакимият вәкилләре дә геноцид дип таныган иде.

  • 80 ел элек, 1944 елның 18 маенда, Иосиф Сталин карары белән бөтен кырымтатарларны ярымутраудан мәҗбүри сөрәләр һәм терлек ташый торган вагоннарда Үзәк Азиягә җибәрәләр.
  • Бу авыр юлда меңләгән кеше үлеп кала, сөрелгәннәрнең өчтән береннән артыгы килеп җиткәч үлә. НКВДның Сталинга суккан телеграммасында 180 меңнән артык кешене сөрүләре әйтелгән. Әмма Кырымтатарларның милли хәрәкәте мәгълүматынча, Кырымнан барлыгы 420 меңнән артык кешене сөргәннәр.
  • Быел сентябрьдә Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
  • 2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларның сөргенлек корбаннарын искә алу массакүләм матәм чаралары тыелды. Бу көн, кырымтатар байрагы көне кебек, хакимият контролендә үза башлады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG