Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы күптелле мәктәп удмурт телендә укыта башлаган


Удмурт хәрефе
Удмурт хәрефе

Мәктәп быел ачылган

Башкортстандагы күптелле мәктәп удмурт телендә укыта башлаган. Белем йорты Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында ачылган. Бу инде республикадагы унынчы күптелле мәктәп.

Шулай ук авылда Удмурт тарихи-мәдәни үзәге дә ачылган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз Телеграм каналында язды.

Моннан тыш Баймак районында да күптелле мәктәп эшли башлаган. 2030 елга кадәр республикада тагын ике мәктәп ачмакчылар.

Элек республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин республикада күп телле белем бирү башка төбәкләрдәгедән аерылып тора, чөнки урыс һәм башкорт телләреннән тыш башка телләрдә дә укыталар дигән иде.

"Нефтекамда татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы гына эшләп килә. 1 сентябрьдә Мишкә районында мари телендә укыту каралган мәктәп ачылачак. Бишбүләк районында – чуаш телендә, Тәтешле районында – удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга ниятлибез", дип сөйләгән иде ул.

  • Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG