Британия Татарстан вице-премьеры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика яшьләр министры Ринат Садыйковны санкцияләр исемлегенә кертте. Бу хакта ил хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Чикләүләр исемлегендә барлыгы 11 исем һәм атама. Аерым алганда, анда "Движение первых", "Волонтеры Победы" оешмалары, Ахмат Кадыров исемендәге фонд кергән.
Шулай ук санкцияләргә федераль яшүсмерләр үзәге, украин юристы Наталья Тищенко, "Ахмат" полкы командиры Замид Чалаев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның әнисе Аймани Кадырова һәм башкалар эләккән.
Фазлыева белән Садыйковка моңа кадәр Украина, АКШ, Европа берелге, Япония санкцияләр керткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум