Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын дүрт кешене ирегеннән мәхрүм итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны 4,5 елга утырттылар.

Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаевка Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләү белдерде. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Хөкемдар Венера Шамшурина аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты.

Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе турында Азатлык Радиосы инде язган иде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланды. 58 кешегә инде хөкем карарлары чыкты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG