Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты.
Лига белдерүенчә, Русиядәге асаба халыклар "Русия демократик оппозиция"нең өлеше булып тормый.
"Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә мөрәҗәгатьтә.
Шулай ук документта хәзер чит илдә яшәүче Русия олигархлары һәм элекке түрәләрнең Русиядә яшәүче барлык халыклар исеменнән сөйләргә бернинди рухи һәм сәяси хокукы булмавы әйтелә.
"Татарлар, башкортлар, чеченнар, сахалар, бурятлар һәм башка дистәләрчә халыклар үзләренең сәяси субъектлыгына ия. Кремльдә яисә сөргендә булсынмы, без үзебезне урыс шовинистлары проектларына ияртүче өстәмә көч итеп күрмибез.
"Бердәм урыс оппозициясе" дигән теләсә кайсы формат, әгәр ул безнең халыкларның үзбилгеләнү хокукын танымый икән - бу бары тик колониаль мантыйкны яңа байрак астында дәвам итү генә", диелә мөрәҗәгатьтә.
Азат милләтләр лигасы ПАСЕ белән Русия оппозициясеннән гайре турыдан-туры диалогка әзер булуын белдерә.
"Без асаба халыкларның тавышы турыдан-туры ишетелсен һәм Пост-Русия киңлен төрлелеген чагылдырсын дип таләп итәбез", диелә анда.
- Азат милләтләр лигасы Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум