Америкада татар балалары өчен инглиз һәм татар теллләрендә "Без татарлар!" ("We are Tatars!) китаплары нәшер ителгән. Китапларның авторы һәм нәшире - Американың Төньяк Каролина штатында яшәүче Маргарита Нигъмәтуллина. Китапларның басылып чыгуы турында Маргарита Facebook-тагы Америка белән Канада татарларын берләштергән Кардәшлек төркемдә хәбәр итте.
Ул ике бала әнисе буларак читтә балалар өчен китаплар сатып алу мөмкинлеге чикле булганга үзе бу эшкә тотынганын сөйли. Балалар чит мәдәният мохитендә үссә дә, алар тамырларын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саный.
"Минем ике балам бар, алар - татарлар, әмма Америкада үсәләр. Минем өчен аларның милләтләре белән кем булулары белеп үсүләре, тамырларын танып белүләре һәм туган телләре, мәдәниятләре белән горурланулары мөһим. Шул теләк "Who are We, Mom? - We are Tatars!" китаплар сериясен булдырырга ярдәм итте", дип язган ул.
Китаплар саны алтау һәм алар бер-берсенә бәйле. Төп китапка өстәмә буяу китаплары да ясалган. Китаплар ике телдә - инглизчә һәм татарча нәшер ителгән. Алар бик гади тел белән язылган. Китаплар милли ризыклар, татар бәйрәмнәре турында аңлата, "гаилә", "әни", "әти", "әби", "бабай", "мәхәббәт", "дуслык" һәм башка төшенчәләр белән таныштыра. Шулай ук балалар татарча әлифба, саннар, геометрик фигураларны да өйрәнә ала.
Буяу китапларында да татар мәдәниятенә һәм балалар өчен якын образлар, рәсемнәр урнаштырылган. Иллюстрацияләр ясалма фәһем ярдәмендә ясалган. Китапларда татар милли ризыклары, музыкаль уен кораллары сурәтләр бар. Автор тулы татар гаиләсенең персонажларын тудырган.
Маргарита Нигъмәтуллина китаплар санын арттырырга ниятли, каты тышлы энциклопедия рәвешендә китап буларак нәшер итәргә тели. Моннан тыш ул киләчәктә китаплардагы персонажлар анимация ярдәмендә җанландырырга теләве турында да яза.
"Хәзерге вакытта мин милли җырлар нигезендә анимацияле фильмнар юнәлешендә эш башландым, җыр иҗат итәсем килә. Бу балаларга тарих, музыка аркылы белем алуны җиңеләйтәчәк. Минем өчен бу китаплар бик кадерле. Бу минем һәм сезнең балалар өчен әби-бабайлардан килгән мәдәният, үзебезнең тамырлар белән тоташтыручы күпер. Кайда гына яшәсәк бу элемтәне саклау кирәк", дип язган ул Кардәшлек төркемендә.
Китапларның тиражы зур түгел, алар Amazon сату платформасында алырга мөмкин. Бәясе 10 доллардан башлана. Ул Америка, Канада татарларын китапларны сатып алуны сорады, бу аның гаиләсе өчен матди ярдәм булачак һәм алга таба иҗат итәргә этергеч бирәчәк, дигән.
Маргарита Нигъмәтуллина тумышы белән Башкортстаннан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум