Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшергән. Хәзер бу сумма Татарстан хәрби комиссариаты сайтында, "Татарстан геройлары" контракт хезмәте сайтында, шулай ук дәүләткә яки хакимияткә якын медиалардагы ("Татар-информ", "Интертат" һәм KazanFirst) баннер рекламында күренә.
Төбәк түләве киметелгәнен Татарстан матбугат чаралары да, республика Telegram-каналлары да бөтенләй хәбәр итмәде. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов сайты, Татарстан хөкүмәте сайты, "Татарстан оператив штабы" һәм "Аппаратная" (бу канал Миңнехановның матбугат хезмәте вазифасын башкара) Telegram-каналларында да бу хакта бернинди мәгълүмат юк.
Соңгы тапкыр Татарстан хакимияте контракт өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне быел август башында арттырган иде — 2,1 миллионнан 2,7 миллион сумга кадәр. Ул чакта бу хакта республикадагы барлык дәүләт медиалары һәм хакимият яклы Telegram-каналлар хәбәр итте.
Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап республикадан ким дигәндә 6 232 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстанны, "Медиазона" һәм Би-би-синың Рус хезмәте мәгълүматлары нигезендә, бары тик күрше Башкортстан гына уздыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум