Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе активист Айгөл Лайонны читтән торып кулга алган


Айгөл Лайон
Айгөл Лайон

Айгөл Лайон Америкада яши, Русиянең Украинага баскын сугышын тәнкыйтьли, һәрдаим анда башкортлар катнашмаска тиеш дип сөйләп килә, Башкортстан Русиядән бәйсез булырга тиеш дип аңлата.

Башкорстан Югары мәхкәмәсе Америкада яшәүче башкорт активисты, Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзасы Айгөл Лайонны кулга алу карарын чыгарган. Бу хакта Маsh Batash телеграм каналы хәбәр итә. Бу канал Башкорстан, Русия хакимиятләренә, куәт структурыаларына якын. Канал мәгълүматынча, Айгөл Лайон террорчы һәм эсктремистик оешмада катнашуында гаепләнә.

Мәхкәмә сайтында Лайон турында мәгълүмат бар. Мәхкәмәгә материаллар 6 октябрьдә кертелгән. Активистка эш Русия җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 2 бүлеге нигезедә ачылуы күренә (экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашу).

Лайон аңа карата чыгарган карар активист Руслан Габбасовның эшенә бәйле була ала дип язды үзенең "Башкорт юлы" каналында.

"Башкорт өчен җан атып йөрүче төп дошманны ачыклаганнар, шөкер. Нәрсәгә интегеп йөрергә ди әле. Тикшерү комитеты мине Руслан Габбасовка кушып, миңа карата эш ачмауларына үпкәләдем. Мин аерым җинаять эшенә лаеклы түгелме? Алайса мине ниндидер экстремистка сылтамакчылар. Аерым эш ачып, мине аерым башкорт экстремисты итеп игълан итүегезне үтенәм", дигән ул.

Ул шулай ук карарны баштан ук Югары мәхкәмә чыгаруына да гаҗәпләнә:

"Минем сорауларым күп. Ник минем хакымда карарны гади мәхкәмә түгел, ә баштан ук Югары мәхкәмә чыгарган? Ник мине башта "ят агент" итеп игълан итмәделәр? Аннары экстремист дип мөһер сукмадылар? Ник мине эзләүгә игълан итмәделәр? Ник кулга алудан башлаганнар? Мине утыртканнармы инде? Еларгамы соң, көләргәме - белмәссең", дигән ул.

Чынлыкта чикләү чарасын билгеләү эше башта Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә каралган.

Быел 20 февральдә Айгөл Лайонның 87 яшьлек карт әнисе янына ФСБ хезмәткәрләре килгән иде. ФСБ вәкилләре аның туганнарыннан Айгөл нишләп украиннарны хуплый дип сораштырганнар, шкафларны актарганнар, фотоларын алганнар.

  • 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" оештырды. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә". Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башка мөһаҗирләр белән беррәттән шулай ук Айгөл Лайон да керде.
  • Айгөл Лайон Русиядә "милли азчылыкларга карата геноцид бара" дип саный. "Русия бүген ике куянны бергә үтерә – милләтләр кулы белән Украинада сугыш алып бара. Мин халыкка гаҗәпләнәм, ничек аларның башына "ватанны яклыйбыз", "азат итәбез" һәм "Украина җирләрендә" дигән сүзләр сыя?", дип язган иде ул Facebook-та.
  • Шулай ук ул Украина хәрбиләренә әсир төшкән башкорт ирләре белән әңгәмәләр дә эшләгән иде.
  • Руслан Габбасовка 2023 елдаэкстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Былтыр аңа "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • Руслан Габбасов "Баймак эше"ндә дә гаепләнә. Аны Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыруда гаеплиләр. 24 гыйнварда активистны халыкара эзләүгә бирделәр. 26 гыйнварда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Дударь Габбасовны Русиягә тапшыргач яки аны Русиядә тоткарлагач та ике айга кулга алу турында читтән торып карар чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG