Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан 200 мең сумлык яңа грант булдырырга телиләр. Әлеге акча ана телләрен популярлаштыру һәм саклауга багышланган проектларга биреләчәк. Грант елына кимендә биш тапкыр түләнергә тиеш, ә бу максатларга республика хакимияте ел саен гомумән 1 миллион сум бүлеп бирергә җыена. Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Грант Татарстан телләрен саклау һәм үстерү дәүләт програмы кысаларында тормышка ашырыла.
Грант алырга теләгән оешмалар Татарстанда ким дигәндә бер ел теркәлгән булырга һәм проект кысаларында кимендә 50 кешене колачларга тиеш. Моннан тыш, такым башкарылган эш турында матбугатта кимендә өч хәбәр урнаштырырга бурычлы.
- Узган ел яз көне Татарстан хөкүмәте 2024-2026 елларга исәпләнгән "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте.
- Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена. "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.
- Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган.
- Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый. Монда дәүләт програмына бүленгән финансларның кимүен дә онытмаска кирәк, гәрчә, Татарстанның бюджеты ел саен үссә дә.
- Бүгенге көндә Татарстанда татар теленә, мәдәниятенә бәйле өч дәүләт програмы эшли. Бу "Татарның милли үзенчәлеген саклау", Милли сәясәтне тормышка ашыру һәм Дәүләт телләре програмы.
- Иң зур бюджетлы програм дип 2023-2030 елларга исәпләнгән Дәүләт телләре програмы санала. 8 елга 1 млрд 39 млн сум каралган. 2023 елда бу акчаларны кыскартырга теләүләре турында хәбәр ителде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.
- Татарстан Милли сәясәт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Аңа 145,2 млн сум каралган. Узган ел Татарстан хөкүмәте әлеге програмнан "татарстанлы" төшенчәсен алып атты.
- Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип сөйләде. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы, этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясен тормышка ашыру, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгару дип аңлатты.
- Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, узган ел республикада татар теле укыту һәм тәрбия теле булган тугыз мәктәп ябылган. 2022 елда мондый мәктәпләр саны 610 булса, 2023 елда — 600, ә 2024 елда — 591 калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум