Якын киләчәктә Татарстанның ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында исемнәргә кагылышлы яңартылган мәгълүмат урнаштырылачак. Шуның белән бергә исемнәр сүзлеге дә яңартылачак. Бу хакта ЗАГС идарәсенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) мөдире Илгиз Халиков белән очрашуда килешенде.
Яңа база ата-аналарга исем сайлаганда аның мәгънәсе белән танышырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш бу балага исем кушканда аны татарча дөрес итеп язарга да ярдәм итәчәк. Ата-аналарга гаризаларны татар телендә дөрес язарга ярдәм итәчәкләр диелә.
Алга таба бу хакта ТӘҺСИ һәм КФУ галимнәре, ЗАГС идарәсе җитәкчеләре, Татарстанның Дигитал үсеш министрлыгы вәкилләре һәм Татар китап нәшрияты белән уртак җыелыш үткәрү турында карар кабул ителде.
Хәзерге вакытта ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан төзелгән татарча-урысча шәхси исемнәр, әтиләр исеме һәм фамилияләр сүзлеге урнаштырылган диелә.
Соңгы елларда Русиядә татар исемнәрен бозып куллану һәм документларда да урыс теле тәэсирендә башкача язу очраклары еш күзәтелә.
Берничә ел элек Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәева татар исемнәрен бозу турында күргәзмә оештырган. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Пермь шәһәрендә урнаштырылган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум