Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көнендә бер төркем кеше җыелып дога кылды


Бер төркем татар кешеләре Хәтер көнендә истәлек ташы янында
Бер төркем татар кешеләре Хәтер көнендә истәлек ташы янында

Дистәдән артык кеше Казанның Иске таш мәчетендә намаз укыган, аннары Татар зиратына барып шәһитләрне искә алып дога кылган.

Казанда бүген, 12 октябрьдә, дистәдән артык кеше Хәтер көненә җыелган. Алар арасында Казан активистлары да, Уфа белән Йошкар-Оладан килүчеләр дә булган. Аларның берсе дә бернинди дә иҗтимагый оешма кешеләре түгел, йөрәк кушуы белән килүчеләр. Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга күрә, халык Сөембикә манарасы янында дога кылган, Казанның Татар зиратына барган. Анда 1998 елда татар милли хәрәкәте тарафыннан Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнде. Шул кабер янында намаз укыганнар, шәһит китүчеләргә дога кылган.

Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, анда бергәләп җәмәгать белән өйлә намазы укыган, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында фотога төшкәннәр. Татарстан байраганыннан башка шигарләр булмаган, чыгышлар ясалмаган.

Аларны тыючы, тоткарлаучы булмаган. Бүген Казанда бик салкын, яңгырлы көн.

  • Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый. Кешеләр чыгарга курка. Хакимият аны уздырырга, җыелышырга урын бирми.
  • Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт биргән булып чыкты. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды.
  • Узган елда Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда 15 октябрьдә митинг рәвешендә уздырмакчы иде. Алар Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасында җыелышырга рөхсәт сорады, әмма Казан хакимиятләре мөрәҗәгатьне кире какты. Бер төркем активистлар социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп 12 октябрь Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасына Казан Кирмәненә җыелды. Әмма Сөембикә манарасы янында аларга җыелырга каршылык тудырылды. Кайбер активистлар янына полиция хезмәткәрләре килде. Берничә кеше тоткарланды, полиция бүлегендә сорау алынды.
  • Беренче тапкыр Хәтер көне 1989 елда оештырылган. Казан Кирмәненә, Сөембикә манарысына байраклар белән баруны ул вакытта журналист булып эшләгән, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев оештырган. Аның белән бергә язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Азәрбайҗаннан килүче кунаклар булган. Аннан соң Хәтер көне ел саен 15 октябрь яки 12 октябрь уздырылды. Ул меңләгән кешеләрне туплый алган чара булды.
  • Татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.
  • 2020 елда Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чаралар уздыра башлады. Бу көн ел саен күчеп йөри, мөфтият алдан бу чара турында хәбәр итми, халыкны дога кылу өчен җыярга тырышмый. Мөфтият тарафыннан яңа Хәтер көнен уйлап чыгару махсус эшләнә, халыкны Хәтер көненнән биздерергә телиләр, 12 октябрьдә кешеләр җыелмасын өчен тырышалар дип тәнкыйтьләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG