Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәгариф идарәсе: татар мәктәбе күрше мәктәп белән кушылса да, татар теле дәресләре сакланачак


Мәскәү татар мәктәбе
Мәскәү татар мәктәбе

Мәктәпләрне кушу "балалар өчен мөмкинлекләрне шактый киңәйтәчәк" дип саный мәгариф идарәсе.

Мәскәүнең 1186нчы номерлы бердәнбер татар мәктәбен күрше 2010нчы мәктәбенә кушу ата-аналар һәм укытучылар ризалыгы белән генә хәл ителәчәк. Бу хакта "Бизнес Online" басмасына Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсендә әйткәннәр.

Берләшү очрагында 1186нчы мәктәпнең белем бирү програмы, шул исәптән татар теле дәресләре дә сакланачак, дип ышандыралар идарәдә. Бинаның Муса Җәлил исеме дә калачак.

— Әгәр берләштерү турында карар кабул ителсә, 1186нчы мәктәпнең белем бирү програмы, шул исәптән татар теле дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлек һәм түгәрәкләр сакланачак, — диелә идарә җавабында.

Мәгариф бүлеге мәктәпләрне кушу "балалар өчен мөмкинлекләрне шактый киңәйтәчәк" дип саный, күрше мәктәптә "заманча матди-техник база" булганын телгә ала. Русия башкаласында булган бердәнбер татар мәктәбендә "заманча матди-техник база" булдыруга нәрсә комачау итүе җавапта әйтелми.

Азатлык элегрәк язганча, Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсе шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбен – Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта идарә 2025 ел ахырына кадәр карар кабул итәргә җыена.

Мөгаллимнәр һәм ата-аналар мәктәп берләштерелгән очракта татар мәктәбенең күпьеллык традицияләре һәм Муса Җәлил исеме югалыр дип борчыла. Татар мәктәбен башка мәктәпкә кушуны Мәскәү татарлары да, Татарстан җитәкчелеге дә ошатмый, моңа каршы көрәшеп тә караганнар.

Хәзерге вакытта мәктәпнең мәҗбүри уку планына 1-3нче сыйныфлар өчен "Татар теле практикумы" курсы (атнага бер сәгать, 4нче сыйныфта ул үткәрелми) һәм 5-6нчы сыйныфлар өчен – атнага ике сәгатьлек дәресләр кертелгән. Моннан тыш, 1нче сыйныфтан алып 6нчы сыйныфка кадәр дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Тел һәм мәдәният" курсы атнасына бер сәгать укытыла.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG