Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан "Авангард" ширкәтенең бер цехында шартлау булган.
Бу хакта ширкәт мөдире Дмитрий Логинов сүзләренә сылтанып, Mash телеграм каналы язды.
Соңрак хәбәрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та раслады.
"Стәрлетамактагы "Авангард" ширкәтенең бер цехында шартлау булган. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә. Цех бинасына җитди зыян килгән. Хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр бар — аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә", диде ул.
Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре эшли.
ТАСС хәбәренчә, Стерлетамак шәһәр хастаханәсе махсус эш тәртибенә күчерелгән.
Стерлетамак башлыгы Эмиль Шәймәрданов "Авангард"ка килеп җитте, дип яза җирле медиа. Аның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр саны ачыклана, "әлеге вакытта аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә."
Әлеге ширкәт сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү белән шөгыльләнә. 2024 елның февралендә "Авангард"ны Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә керттеләр.
Форум