Башкортстанга 2025 елның тугыз аенда 140 мең мигрант килгән. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Азәрбайҗаннан, шулай ук Һиндстан, Кытай, Төркия һәм Мисырдан. Республика хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, мигрантларның 62% эш өчен килгән. Үзбәкстаннан килүчеләрнең 70%, Таҗикстаннан - 20% һәм Азәрбайҗаннан - 5% - эшче мигрантлар.
Элек Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикага эшче куллар җитмәвен белдергән иде. "Безгә мигрантлар кирәк. Эшли торган, кануннарны, безнең гореф-гадәтләрне таныган танучы мигрантлар кирәк", дигән иде ул.
Элегрәк Башкортстанда эшчеләр җитмәве турында республика Хезмәт министры Ленара Иванова да белдергән иде. "Безгә ирләр җитми. Эшче куллар җитмәве белән бездә коточкыч хәл", дигән иде ул.
2023 елның уртасыннан Башкортстан хакимияте икътисадның төп проблемы булып эш кадрларының җитмәвен атый башлады.
- Башкортстан – Украинадагы сугышта иң күп ир-атны югалткан Русия төбәге. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан республикадан кимендә 7557 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алды. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, хакимият чын югалтулар санын яшерә.
- Соңгы елларда Русия хакимияте тарафыннан мигрантларга каршы тискәре караш сеңдерелә. Илдә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары да кырысланды.
- Бигрәк тә 2024 елның мартында "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр кискенләште. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.
- 🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум