Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина мәхкәмәдә соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган


Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

Элегрәк прокуратура Гөлшат Нигъмәтуллинага 6 ел колония сорады.

Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган

Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.

"Әһәмиятле һәм җаваплы вакыт булуны аңлап, сездән ана телемдә берничә сүз әйтергә рөхсәт итүегезне сорыйм", дигән ул.

Татар телендә чыгыш ясаганнан соң ул урыс теленә күчкән.

Ул үз вазифаларын "тиешенчә үтәмәве" өчен гаепне тулысынча тануын белдергән һәм үзенең урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдиновага ышанып эш итүенә үкенүен әйткән. "Ышанычларын аклый алмаганым өчен республика җитәкчелеге алдында гафу үтенәм", дигән Нигъмәтуллина. Ул мәхкәмәдән авыру улы булуын исәпкә алырга үтенгән. Зинһар акылыгыз һәм йөрәгегез белән мине ишетеп, хатын-кыз һәм анага мәрхәмәтлелек күрсәтегез", дигән Нигъмәтуллина.

Шуннан соңгы сүз белән Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдинова чыгыш ясаган.

Хөкем карары 11 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Элегрәк прокуратура Гөлшат Нигъмәтуллинага 6 ел, Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага икешәр ел колония сорады.

Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) гаепләнә.2020 елда ул республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә.Тикшерү белдерүенчә, Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага ЗАГСның җирле бүлекләренең 26 хезмәткәреннән акт язуларын латин графикасыннан урысчага күчергән өчен премияләрне җыярга фәрман биргән.

Зыян күләме 16 млн сум дип исәпләнә.

  • Гөлшат Нигъмәтуллина 2024 елның 20 мартында вазифасыннан азат ителгән иде. Ул үз теләге белән китте. Бу вазифада 2019 елдан бирле эшләгән иде.
  • Гөлшат Нигъмәтуллина Казанда туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында MBA програмын үзләштергән. 1993 елдан 2009 елга кадәр мәдәният министрлыгында эшләде, 2008-2009 елларда мәдәния министры урынбасары булды. 2009 елның декабреннән Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы булды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга он

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG