Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәтүче "Ана теле" онлайн-мәктәбендә 1,3 меңнән артык кеше теркәлгән, анда укытучы сайлау мөмкинлеге кертеләчәк


"Ана теле" проекты күренеше
"Ана теле" проекты күренеше

Онлайн-мәктәпкә укытучылар белән дәресләр дә өстәргә ниятлиләр.

Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбе эшли башлаганнан бирле анда 1,3 меңнән артык кеше укырга керешкән. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде. Мәктәп эшчәнлеге яңадан торгызылуы турында июль аенда билгеле булды. Закирова сүзләренә караганда, ресурс тулысынча яңа уку елы башында эшли башлаган.

Ул билгеләп үткәнчә, сайтта Русиянең 50 төбәгеннән һәм башка илләрдән дә кулланучылар теркәлгән. Тел белүнең А1дән В2 дәрәҗәсенә кадәр уку, сөйләү һәм тыңлау күнегүләреннән тыш, онлайн-мәктәпкә укытучылар белән дәресләр дә өстәргә ниятлиләр. "Күпчелек очракта, әгәр сез онлайн-белем бирү базарын карасагыз, заманча продуктлар нигездә пассив күнекмәләрне (уку, язу) үстерә. „Ана теле" онлайн-мәктәбенең йөрәге — ул укытучылар белән тере дәресләр. Бу якын арада тормышка ашырылачак зур адым", — дип сөйләде проектны эшләүче "Прогресс" башкарма мөдире Эдуард Балдаков. Закирова сүзләренчә, хәзер тере дәресләрне кертү өстендә эш алып барыла.

Балдаков сүзләренә караганда, хәзер сайт интерфейсы татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән. Әмма Кытайдан һәм гарәп илләреннән теләүчеләр саны артса, аны башка телләргә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, "Ана теле"нең яңа версиясе адаптив итеп эшләнгән, шуның аркасында теләсә кайсы җайланмадан укырга мөмкинлек өстәлгән.

Татар телен үзлектән өйрәнү платформасы ике ел эшләми торганнан соң быел августта яңадан эшли башлады. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче "Ана теле" проекты 2023 елда ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты.

Проектны яңартуны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырдылар. Ул, үз чиртаныда, Петербурда теркәлгән "Прогресс" ширкәтен яллаган.

"Ана теле" проектын яңартуга барлыгы 123 миллион сум дәүләт акчасы түгелгән.

Азатлык чыганакларына күрә, бу соңгы сумма түгел. Моңа сәхифәне эшләтеп тору кермәгән, аның өчен федераллар Татарстаннан өстәмә миллионнар алачак.

Платформада эчтәлек шул килеш калган: 12 ел элек төшерелгән диалоглар, башка видеолар, ә аларда шул вакытта хөкем сөргән хәлләр. Мәсәлән, Татарстанның төп икътисади партнерлары дип Германия, Франция, Италия һәм Финляндия атала.

Кайбер фотолар яңарган: хәзер аларны ясалма интеллект иҗат иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG