Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Теләк белдерүчеләр коаллициясе" Украинага ерак арага атучы ракетлар бирәчәк


"Теләк белдерүчеләр коаллициясе" саммиты
"Теләк белдерүчеләр коаллициясе" саммиты

Бу хакта Парижда сөйләштеләр

Украинаның Русия агрессиясенә каршы көрәшен яклаучы илләрнең "теләк белдерүчеләр коалициясе" Украина арсеналын тагын да ныгыту өчен Киевка ерак арага атучы ракетлар тапшыру турында карар кабул итте.

Бу хакта коалициянең Парижда узган саммитыннан соң Британия премьер-министры офисы хәбәр итте. Саммит озак вакытка Украинага иминлек гарантияләрен тәэмин итү планын булдыруга багышланды. Анда Украина президенты Владимир Зеленский һәм АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф катнашты.

Зеленский шулай ук Уиткофф белән аерым очрашу да уздырган. Бу хакта президент сүзчесе Сергей Никифоров хәбәр итте.

"Теләк белдерүчеләр коалициясе"нең башлангычында торучы Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Британия премьер министры Кир Стармер Украина җирлегендә урнаштырылган Европаның "тотып тору көчләре" АКШ ярдәменә таянырга тиеш диде.

Очрашудан соң Стармер офисы Британия премьер-министры "төркем тарафыннан Украинага ярдәм итү җаваплылыгы ныклы вә үзгәрмәс булуын, ул президент Трампның ярдәменә таянып гамәлгә ашырылачагын һәм хәзер сугышны туктату максатына ирешү өчен Путинга басымны көчәйтүдә тагын да эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте", диде.

Макрон очрашу алдыннан белдерүенчә, Украинага иминлек гарантияләре әзерлек эше инде булдырылган һәм хәзер ул сәяси дәрәҗәдә хупланырга тиеш. Нечкәлекләрен ул ачмады.

"Без европалар Украинага һәм украиннарга солых килешүе имзаланган көнне иминлек гарантияләре бирергә әзер", диде Макрон.

Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак Уиткофф һәм башка иминлек мәсьәләләре киңәшчеләре белән очрашудан соң, иминлек гарантияләре "көчле һәм нәтиҗәле - күктә, диңгездә, җирдә һәм кибермохиттә булырга тиеш", диде.

Чарада онлайн катнашкан НАТО баш сәркатибе Марк Рютте Украинаны Русия агрессиясеннән саклау өчен киң коалиция кирәклеген әйтте.

Русиянең алдагы ун ел эчендә башка Европа илләренә һөҗүм ясарга җыенуы турында кисәткән Европа хәрби хезмәтләре һәм күзләү вәкилләренә сылтанып Рютте болай диде:

"Безнең тоткарлау көче шулкадәр көчле булырга тиеш, Русия беркайчан да һөҗүмгә батырчылык итмәскә тиеш. Без Путинның нәрсәгә ирешергә теләгәнен беләбез, һәм моның дәлилләре Украинада хәзер үк күренә", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG