Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән алты ир-ат һәм бер туташны Африка корпусында хезмәт итү өчен озатканнар.
Бу хакта "Бугульминская газета" хәбәр итә.
Ирләрнең берсе - Бөгелмәнеке, калганнары башка төбәк кешеләре диелә. Күрәсең алар контрактны Татарстан аркылы төзегән һәм акчаны да республика түләячәк.
Татарстан февральдән башлап Русия саклану министрлыгының Африка корпусына контрактчылар җыя. Һәр шундый ялчыга республика бюджетыннан 2,7 млн сум бирелә, тагын 400 мең сумны Русия саклану министрлыгы түли.
Корпуска кушылуга өндәгән кәгазләрдә айлык хезмәт хакы 230 мең сум булачак дип вәгъдә итәләр.
- Африка корпусы — Русия саклану министрлыгы контролендә булган һәм Русиянең Африкадагы сәяси һәм хәрби мәнфәгатьләрен яклаучы хәрби бүлекчә. Ул 2023 елның ахырында, Евгений Пригожинның һәлак булуынан соң, Вагнер хосусый хәрби ширкәте структураларын үз эченә алып, яңадан оештырылды.
- АКШның сугышны өйрәнү институты бу корпусның төп максаты — Русиянең Африкадагы йогынтысын ныгыту һәм Русиягә лояль хөкүмәтләргә хәрби ярдәм күрсәтү дип бәяли. Корпусны Русия саклану министры урынбасары Юныс Бәк Евкуров җитәкли, әлеге вакытта ул башлыча Мали, Буркина-Фасо, Нигер, Үзәк Африка Республикасында, Либиядә эшли. Әлеге корпуска эләгәм дип контракт төзүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрүләре дә билгеле булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум