Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимияте татар тарихын өйрәнүгә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә биреләчәк диелә.

Татарстанда "Евразия далалары халыклары тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган үзенчәлекле төбәк програмы әзерләнгән. Програм 2026 елда эшли башлаячак һәм 2034 елга кадәр дәвам итәчәк диелә.

Документ инде алдан әзерлек этабын үткән һәм хәзер ришвәткә каршы экспертизаны уза. Әлеге проект "тарих турында дөрес белем формалаштыру һәм тарихи фәндәге бозуларга юл куймау" максатыннан эшләнә, дип яза "Реальное Время" басмасы.

Проект кысаларында киң күләмле археологик тикшеренүләр, борынгы телләр һәм мәдәни йолаларны өйрәнү, шулай ук тарихи документларның зур базасын булдыру планлаштырыла. Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә бирелә. Галимнәр урта гасыр шәһәрләрен, сәүдә юлларын һәм төбәк халыкларының мәдәни бәйләнешен тикшерәчәк.

Моны гамәлгә ашыруны контроль итү Татарстан Фәннәр академиясенә йөкләнгән. Аерым игътибар монографияләр һәм популяр әдәбият бастыру, шулай ук архив материалларын дигитальләштерүгә биреләчәк.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Русиядә тарихка дәүләт пропагандасын кертү омтылышлары көчәйде. Мәскәү кушуы белән Татарстан да яңа тарих дәреслеген әзерләгән.
  • "Мәскәү [яңа дәреслектә] акцент милли түгел, региональ булсын дип сораган – Татарстан халыклары, Ватанга хезмәт", дип сөйләгән иде республика медиасына галим Марат Гыйбатдинов.
  • 2023 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда Русия тарих дәреслеге дә яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый-ред.) бүлеге дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG