Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Халыкара эзләүдә булган Татарстанның элекке хөкемдары Ирек Нәбиев Казанга кайткач тоткарланган


Архив фотосы
Архив фотосы

Нәбиевне Тикшерү изоляторына япканнар

Өч елга якын халыкара эзләүдә булган Татарстанның Питрәч район мәхкәмәсенең элекке рәисе Ирек Нәбиев Германиядән Казанга кайткач тоткарланган дип яза "Бизнес Online". Хәзер Нәбиев Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында тотыла. Chelny-biz.ru хәбәр итүенчә, элекке хөкемдар тикшерү эшен алып баручылар белән хезмәттәшлек итә. Казанга кайтыр алдыннан Нәбиев "ВЧК-ОГПУ" Телеграм каналына "үзе теләп кайтуы һәм үз хокукларын якларга карар кылуын" белдергән.

2022 елны Нәбиевка Русия Җинаять кодексының сигез маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аны ялган юл белән акча үзләштерү, ришвәт алу, кеше урлау, канунсыз наркотик җитештерү тарату яки җибәрү, янау юлы белән милек таләп итү, вазифаи вәкаләтләрне арттыруга котырту, ялган документлар ясау, акча юууда гаепләделәр.

"Бизнес Онлайн" язуынча, хөкемдарны илгә кайтырга нәрсә мәҗбүр итүе турында фикерләр төрле. Аерым алганда финанс проблемнар була ала. Шулай ук мәхкәмә алдыннан килешүгә бару һәм күрсәтмәләр бирү шарты хисабына гарантияләр алуы да мөмкин.

"Безнең чыганаклар әлеге вариантны өстенрәк дип саный, чөнки нәкъ бер ай элек кенә элекке хөкемдарның туганнан туганы колониядән УДО белән вакытыннан алда чыга ала иде. Аның мөрәҗәгатен Менделеевски район мәхкәмәсе канәгатьләндергән. Ләкин карар инде кире кагылган. Хәзер инде аның туганы кемне "сата" алуын аңлыйсы кала", дип яза басма.

Нәбиев 2007-2019 елларда Менделеевски, аннары Питрәч район мәхкәмәсе рәисе була, 2020 елны эштән китә. 2022 елны Нәбиевны читтән торып кулга алалар.

2022 елны Нәбиевның элекке шоферы Алексей Каймановны Чаллы эшмәкәрен урлау өчен 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Соңрак мәхкәмә тагын өч кешегә, шул исәптән Нәбиевның туганнан туганы Денис Нәбиевка хөкем карары чыгара.

Элекке хөкемдар Ирек Нәбиевка карата барлык гаепләүләр нигездә Вячеслав Утробин җитәкләгән "Кишер" ширкәтен тартып алу вакыйгасы белән бәйле. Нәбиев адвокаты белдерүенчә, элекке хөкемдарга аның шоферы яла яккан, чөнки ул аны үзен әхлаксыз тоткан өчен эшеннән куган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG