Катар башкаласы Доһада берничә шартлау булган. Израилнең саклану армиясе бу хакта хәбәрләр чыкканнан соң, ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган) югары җитәкчелегенә каршы һөҗүмнәр ясавын белдерде.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, тыныч халыкка зыян килүне киметү өчен чаралар күрелгән. Шул ук вакытта һөҗүмнең кайда һәм кайчан ясалуы, аның нәтиҗәләре турында әйтелми.
Катар җитәкчелеге соңрак һөҗүмнең ХӘМӘС әгъзалары яшәгән йортларга ясалуын әйтте һәм халыкара хокук бозуы турында белдереп, Израилны хөкем итте.
Израил һәм гарәп медиалары, аерым алганда "Әл-Арабия" һәм "Әл-Хәдат" белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә ХӘМӘСнең берничә югары түрәсе, аерым алганда ХӘМӘСнең чит илдәге офисы башлыгы һәм солых сөйләшүләре төркеме башлыгы Хәлил әл-Хая, ХӘМӘСнең Көнбатыш Үрдүндәге башлыгы Заһир Җабарин һәм сәяси бюро җитәкчесе Халид Машаал һәлак булган. Ләкин бу мәгълүмат рәсми расланмаган.
Әл-Җазирә һәм башка кайбер медиалар хәбәрендә әйтелгәнчә, ХӘМӘС җитәкчеләре Доһада соңгы солых килешүе турында сөйләшү өчен җыелган булган. Анда оешманың сәяси бюросының берничә вәкиле, шул исәптән ХӘМӘСнең Газзәдәге җитәкчесе катнашкан булуы ихтимал.
Катар Газзә сызыгында утны туктату турында Израил белән ХӘМӘС арасындагы туры булмаган сөйләшүләрдә арадашчы ролен уйный. Илдә ХӘМӘСнең сәяси офисы урнашкан. Элегрәк Израил аны юк итүне максат итмәде.
Әлегә һөҗүмнең Катар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булган АКШ белән килештерелүе билгеле түгел. Израил медиасы белдерүенчә, һөҗүм алдыннан ил хакимияте АКШны да, Катарны да кисәткән.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху канцеляриясендә белдерүләренчә, чараны Израил тулысынча мөстәкыйль башкарган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум