Русия мәхкәмәсе тарафыннан Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эше нигезендә 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар активисты Яшар Шихаметов колониядә 30 килограммга ябыккан. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, буыннары авырту һәм башка чирләре аркасында йөри алмас дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә тоткынның хатыны Лилия Шихаметова сөйләгән.
Хәзерге вакытта Яшар Шихаметов Кемерово өлкәсе 37нче Төзәтү колониясендә утыра. Июнь азагында аны Сарытаудагы төрмә хастаханәсеннән (ФКЛПУ ОТБ-1) шунда китергәннәр.
"Сәламәтлеге беткән. Сарытауда төрмә хастаханәсендә яткан, ахыргача дәваланып бетмәгән килеш аны колониягә җибәргәннәр", дигән хатыны.
Буыннары авырту сәбәпле Шихаметов йөри алмый, ризыкны отрядка алып килеп бирәләр. Адвокат белән очрашуга да инвалид арбасында алып килгәннәр.
"Йөргәндә һәм утырганда бик авырта. Шуңа йөрмим диярлек. Йөрсәм дә таяклар белән генә йөрим. 50 метр араны узу өчен ике сәгать ярым вакыт кирәк. Йөргәннән соң бөтен җир каты сызлый һәм шуңа авыртуны баса торган дару эчәргә туры килә. Дарулардан ашказан язвасы сәбәпле ашказаным авырта", дигән ул.
Сәламәт булмау сәбәпле, аңа көндез өстәмә ял итеп алу, каты ятакта йоклау һәм башмакта йөрү рөхсәт ителгән. Шулай ук аны эштән азат иткәннәр. Колония җитәкчесе хастаханәгә салу һәм инвалидлык рәсмиләштерү мәсьәләсен хәл итүгә фәрман биргән.
Ләкин Шихаметов белдерүенчә, инвалидлыкка документларны әле Сарытауда ук әзерләргә тиеш булганнар, әмма прокурор күрсәтмәсе белән колониягә җибәрүләре сәбәпле җитешмәгәннәр.
Хәзерге вакытта ул авыртуны баса торган, кан басымыннан дарулар һәм валерьянка эчә. Боларның барысын да туганнары тәэмин итә.
"Минем умыртка баганасындагы дисклар тузган, буыннар икенче-өченче дәрәҗәгә кадәр зарарланган, кан басымы югары, йөрәк авырта, шикәр чиренә шик бар, баш һәм колаклар авырта, уң колак начар ишетә, күз начар күрә, тын кысыла", дигән Шихаметов.
- 2021 елның 17 февраль иртәсендә Кырымда куәт оешмалары кырымтатар-мөселманнарның йортларына тентү белән килде. Совет районында Махамадаминов Абдулбор йортында, Карасубазарда Эюпов Азамат, Акмәчеттә Ялкабов Тимур, Бакчасарайда Ибрагимов Эрнест һәм Федоров Олег, Акмәчеттә Сейдаметов Ленур һәм Акъярда Шихаметов Яшар йортларында тентү узды. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" террорчылык оешмасы оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә гаепләделәр.
- 2022 елның 9 сентябрендә мәхкәм Яшар Шихаметовны 11 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Крым.Реалии хокук яклаучыларга сылтанып язуынча, оешма әгъзаларын дәүләт түнтәрелеше әзерләү һәм террорчылык өчен түгел, ә партия вәкилләренең Кырымда сәяси репрессияләргә каршы ачык чаралар уздыруы, Русия хакимияте вәкилләрен тәнкыйтьләү һәм 2014 елгы аннексиягә кырымтатарларның каршы төшүенә үч итеп эзәрлеклиләр.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
Форум