10 сентябрьдә, Парижда, Эйфель манарасы янында Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рәмил Ваһапов теле хакына үз-үзен ут төртеп үтергән удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә багышланган пикет үткәргән.
"Барлык халыклар өчен: татарлар, башкортлар, удмуртлар, чуашлар, барысы өчен дә бик кайгылы көн. Мәскәү басымы астында Татарстанда да көнкүрештән, сәясәттән, дәүләт идарә оешмаларыннан татар теле кысрыклап чыгарылды. Тел бетсә, милли үзаңа да бетәчәк, "Татар халкы тарихы" дигән зур китапны ябып куеп булачак. Шуңа күрә бу кайгылы көнне әлеге фаҗиганы бөтен халыклар да искә алырга тиеш", диде пикетта Фәрит Зәкиев.
Ваһапов та бу фикерләргә кушылды: "Бу бик фаҗигале, куркыныч көн: удмурт галиме телен яклап башкача көрәшә алмаганлыктан, теле югалып баруга түзә алмый үз-үзен үтерде. Телләр югалу - Идел буенда яшәүче һәр халык өчен зур проблем. Бу - дәүләтнең милли телләрне юк итүгә юнәлтелгән аңлы сәясәте. Бүген без галимне искә алырга, кулдан килгәнчә, телләребезне кайгырту турында уйланырга тиеш".
- Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.
- 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.
- Русиянең рәсми мәгълүматларына күрә, 2010-2021 еллардагы соңгы җанисәпләр арасында удмурт телен белүче кешеләр саны якынча 21 процентка кимегән.
- "Такие дела" басмасы белгечләргә сылтама белән Русиядә 2016-2023 еллар эчендә мәктәп укучылары арасында туган телләрендә белем алучылар ике тапкырга кимегән, дип язды. 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган. Белгечләр фикеренчә, моңа туган телләр белән кызыксынуның кимүе дә, дәресләр санын киметү дә, укытучылар җитмәү кебек сәбәпләр дә йогынты ясаган
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум