Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар шагыйре Дәрдемәндкә Орскида истәлек ташы куелды


Орскида Дәрдемәндкә истәлек ташы
Орскида Дәрдемәндкә истәлек ташы

Киләчәктә аерым татарларга, мөселманнарга багышланган хәтер аллеясе булачак һәм анда татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи, татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган истәлек ташлары куелачак.

Татар шагыйре Дәрдемәндкә (Закир Рәмиев) Оренбур өлкәсе Орски шәһәрендә истәлек ташы куелды. Аны шәһәрнең Татар зираты якын урында урнаштырганнар. Киләчәктә биредә аерым татарларга, мөселманнарга багышланган хәтер аллеясе булачак һәм анда татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи, татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган истәлек ташлары куелачак.

Татар шагыйре, меценат Дәрдемәндкә истәлек ташын Орскидагы татар милли хәрәкәте активистлары ярдәмендә куелган. Ул кара мәрмәрдән ясалган. Кабер ташына Дәрдемәнднең зур рәсеме, татарча туган һәм вафат булган еллары язылган. Ташның артында урысча аның меценат, депутат, шагыйрь, нәшир булуы искә алынган һәм аның татарча шигыре һәм урысчага тәрҗемәсе урнаштырылган.

Истәлек ташының икенче ягындагы язулар
Истәлек ташының икенче ягындагы язулар

Истәлек ташын Орски осталары ясаган. Рәсми ачылышы әле булмаган. Шулай да кичә, 10 сентябрьдә кабер ташы урнаштырылганнан соң Орскиның татар мохтарияте вәкилләре, Орскиның шәһәр шурасы депутатлары чарага килгән. Соңрак Оренбур, Казаннан кунаклар чакырып тантаналы ачылыш булуы көтелә диделәр Азатлыкка Орскиның татар активистлары. Алар әйтүенчә, истәлек ташын булдыру, Дәрдемәндкә һәйкәл ачу теләге күптән булган, әмма бу тормышка ашырылмаган. Бу инициатива белән "Туган тел" оешмасы җитәксесе Рәсим Вәлетдинов күп еллар йөргән, әмма ташның куелганын ул күрә алмаган, ул мәрхүм булган.

"Бу проектка инде 15 ел. Мәрхүм Рәсим Вәлетдинов шагыйрьнең кабере калмаганына өзгәләнә иде. Хөрмәт йөзеннән символик рәвештә яңадан җирләргә кирәк дигән фикерне күтәреп чыкты. Моның өчен хәтта һәйкәл эскизын да эшләп, шәһәр хакимиятенең ишекләрен шакып йөрде, ләкин аңа ярдәм итүче булмады. Хатлары, сораулары җавапсыз калды.

2018 елда әлеге эшкә Орски татарларының "Мирас" милли-мәдәни мохтарияте кушылды. Акчаның бер өлешен - 200 мең сумны Оренбур өлкәскенең татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдус Дәүләтов бирде. Калган өлешен Орски татарлары күтәрде, кем ничек булдыра ала, шулкадәр бирде. Шәһәр шурасы депутаты Павел Коровин бик булышты" дип сөйләде Орски татарлары.

Ташка каеп язу эше Казакьстанда башкарылган. Анда арзанрак дип аңлаттылар. Истәлек ташы куелганчы өч ел көткән.

Урыны Орски шәһәре хакимияте бүлеп биргән, зират эчендә җәсәд калдыклары булмагач, күмү эшләре, хәтер ташын кую рөхсәт ителмәгән. Шул йөздән Татар зираты янында урын бүленгән. Шәһәр татарлары Дәрдемәндкә истәлек ташы яки һәйкәле үзәктә торырга, Александр Пушкин янәшәсендә торырга тиеш дип саный. Әмма анда урын бирелмәгән.

Ташның биеклеге - 2 метр.

Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орски өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

1890-1900 елларда бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр алтын приискларының техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырган, дистәләрчә мәктәп тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзегән.

Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә. Алар Оренбурга күчкәч, ул "Вакыт" газетасын, "Шура" журналын нәшер итә. Рәмиев үзе дә күп иҗат итә, шигырьләр яза, ул Дәрдемәнд буларак таныла.

Октябрь инкыйлабыннан соң аның типографиясен, алтын приискалары тартып алалар. Закир Рәмиевнең шәхси китапханәсе яндырыла.

Закир Рәмиев 1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыра, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була. Аның кабере юк. Татар зираты өстендә Орскида хәрби завод төзиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG