Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп вәкиле Минскига килде: Лукашенка 52 сәяси тоткынны азат итте


52 сәяси тоткын Литвага китерелгән

АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлогның урынбасары Джон Коул Минскига килде һәм анда Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Шул ук көнне Беларуста 52 сәяси тоткын азат ителүе турында билгеле булды.

Коул белән очрашу турында Лукашенка матбугат үзәге хәбәр итте һәм моны "Беларус белән АКШ арасындагы диалогның яңа этабы" дип атады. Шулай ук очрашуның башлануы турында видео таратылды һәм сөйләшү якынча биш сәгать дәвам итүе әйтелде.

АКШ вәкиле очрашу вакытында, Трампның боерыгы белән Вашингтон "Белавиа" беларус авиаширкәтенә карата чикләүләрне гамәлдә чыгаруын әйтте. Аның сүзләренчә, бу карар инде үз көченә кергән, ләкин рәсми рәвештә әле игълан ителмәгән. "Белавиа"га карата санкцияләр 2023 елда кертелгән иде.

Очрашу турында хәбәр таралганнан соң, Литва президенты Гитанас Науседа илгә Беларус төрмәләреннән азат ителгән 52 сәяси тоткынның килеп җитүен хәбәр итте. Алар арасында алты Литва ватандашы да бар. Әлегә азат ителүчеләрнең исемнәре әйтелми.

Трамп вәкиле Лукашенкога АКШ президенты исеменнән хат тапшырды һәм аны укып бирде. Хатта Трамп Беларус президентын туган көне белән котлый, шулай ук беларус теннисчысы Арина Соболенконың АКШта узган Ачык беренчелектә җиңүен билгеләп уза.

Коул быел Минскига икенче тапкыр килә. Аның Лукашенко белән очрашуыннан соң берничә тоткын азат ителгән иде. Июньдә Минскида Кит Келлог булып китте һәм шуннан соң Беларус хакимиятләре 14 кешене, шул исәптән оппозиция лидерларының берсе Сергей Тихановскийны азат итте.

Шуннан соң, август уртасында Доналд Трамп белән Александр Лукашенка арасында телефон сөйләшүе булды. АКШның элекке хакимияте Лукашенканы кануни президент дип танымый иде. Трамп ул вакытта Truth Social социаль челтәрендә Лукашенка белән "искиткеч яхшы сөйләшү" узуы турында язды. Трамп сүзләренчә, сөйләшү барышында ул Беларуста төрмәдә булган 1300 сәяси тоткынны азат итү мәсьәләсен күтәргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG