Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының Беларус редакциясе журналисты Игорь Лосик азат ителде


Игорь Лосик
Игорь Лосик

Лосик төрмәдә биш елдан артык утырды.

Бүген Беларуста азат ителгән 52 сәяси тоткын арасында 14 чит ил ватандашы, аерым алганда Литва, Латвия, Польша, Германии, Франции һәм Британия кешеләре бар. Шулай ук Азатлык радиосының беларус редакцияск журналисты Игорь Лосик та азат ителде.

Ул 11 сентябрьдә АКШ президенты Доналд Трам һәм аның хакимиятенең Мински белән алып барган сөйләшүләреннән соң иреккә чыкты.

"Игорьның биш елдан артык дәвам иткән газаплы һәм гаделсез сынаулар чоры ниһаять тәмамланды", диде RFE/RL президенты һәм баш мөдире Стивен Капус.

"Без Беларус хакимияте тарафыннан гаделсез тоткарланган Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосының кыю журналистын азат иткән өчен президент Трампка (АКШ Дональд) чиксез рәхмәтлебез", дип өстәде Лосикны Вильнюста шәхсән каршы алган Капус.

RFE/RL президенты шулай ук АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио, АКШ президентының махсус вәкиле урынбасары Джон Коул, Литва хөкүмәте һәм медиа иреген яклау берлекләре ролен дә "Азатлык Радиосының тоткында булган журналистларын өзлексез яклаулары" өчен югары бәяләде.

Игорь Лосикны Беларуста киңкүләм чуалышлар оештыруда һәм президентлыкка намзәт Сергей Тихановский эше кысаларында дошманлык яки нәфрәт уятуда гаепләп 15 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Аны 2020 елның июнендә, президент сайлавы алдыннан тоткарладылар. Шуннан чыгармадылар.

33 яшьлек Лосик төрмәдә 1904 көн утырды.

2022 елның октябрендә куәт оешмалары вәкилләре Лосикның хатыны Дарьяны да тоткарлады. Аны экстремистик дип саналган "Белсат" телеканалына интервью биргән һәм Игорьны сәяси тоткын дип атаган өчен ике елга колониягә хөкем иттеләр. Дарьяны берничә ай элек Сергей Тихановский белән бервакытта азат иттеләр.

Лосикны колониядә бик авыр шартларда тоттылар, туганнары белән очрашуга мөмкинлек бирелмәде.

Бүген АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлогның урынбасары Джон Коул Минскига килде һәм анда Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Шул ук көнне Беларуста 52 сәяси тоткын азат ителүе турында билгеле булды.

Коул белән очрашу турында Лукашенка матбугат үзәге хәбәр итте һәм моны "Беларус белән АКШ арасындагы диалогның яңа этабы" дип атады. Шулай ук очрашуның башлануы турында видео таратылды һәм сөйләшү якынча биш сәгать дәвам итүе әйтелде.

Лукашенка Коул белән очрашуда "тотыкларны", "сәяси тоткын һәм тагын нәрсәнедер" азат итү мәсьәләсендә "глобаль" сөйләшергә әзер диде. "Әгәр Доналд бу азат ителгән кешеләрне үзенә алырга әзер дип нык тора икән - әйдәгез, глобаль килешү эшләп карарга тырышыйк. Трамп үзе (әйтергә) яратканча - зур килешү. Ул аны шулай атый. Ачыктан-ачык әйтәм: без монда берни дә яшермибез", диде Лукашенка.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG