Cишәмбе көнне АКШның берничә штатында губернаторлар, мэрлар һәм җирле хакимият вәкилләрен сайлау узды. Алар арасында иң игътибарга лаеклысы - Нью-Йорк мэры итеп 34 яшьлек демократ Зоһран Мамданиның сайлануы булды. Ул шәһәр тарихында сайланган мэрлар арасында беренче мөселман һәм соңгы елларда сайланган иң яшь мэр булып тора.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ул Нью-Йорк сайлаучыларның якынча яртысының тавышын казанган. Үзенең сәяси карашын демократик социализм дип билгеләгән Мамдани сайлау кампаниясен - Нью-Йорк аз керемле кешеләр яши ала торган шәһәр, дигән шигаре белән алып барды. Ул торак арендасы бәясен туңдыру, бушлай автобус маршрутлары булдыру, шәһәр тарафыннан субсидияләнә торган супемаркетлар ачу һәм дөньяда иң кыйбат шәһәрләрнең берсендә яшәү чыгымнарын киметү өчен башка чаралар күрергә вәгъдә итте. Боларны ул бай катлам кешеләренә салымнарны арттыру исәбенә башкарырга ниятләвен әйтте.
Социаль челтәрләдән файдаланып, элек беркемгә дә билгеле булмаган Мамдани Демократик фирканең беренчел сайлау кампаниясе вакытында партия активистларын һәм яшьләрне үз ягына җәлеп итүгә иреште һәм элекке Нью-Йорк губернаторы Энддрю Куомоны узып китте. Нәтиҗәдә Куомо сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашырга мәҗбүр булды. Ул сайлаучыларның 40 проценттан күбрәк тавышын казанды. Сайлауга бер көн кала АКШ президенты Доналд Трамп Куомо намзәтен яклап чыгыш ясады.
Мамданиның радикал сул карашлары күп кенә традицион уртачыл демократларда борчылу уятты. Алар Демократик партиянең сул якка авышуын АКШтганы иң күп сайлаучылар төркеме - уртачыл сайлаучыларның тавышларын югалтуга китерергә мөмкин дип борчыла. Күп кенә танылган демократлар Мамдани намзәтен ачык рәвештә якламады.
Сайлау нәтиҗәләренең тагын игътибар җәлеп иткән якларының берсе - Вирджинии һәм Нью-Джерси кебек зур штатларда Демократик фирка вәкилләре булган хатын-кызлар Абигейл Спанбергер һәм Микки Шеррилның губернатор итеп сайлануы. Күп кенә күзәтүчеләр аларның җиңүен сайлаучыларның Доналд Трамп сәясәтенә канәгатьсез булуының күрсәткече буларак бәяли. Вирджиния штатында кыскарту нәтиҗәсендә эшсез калган күп кенә дәүләт хезмәткәрләре яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум