Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Европада прокатка чыгачак


"Микулай" фильмыннан өзек
"Микулай" фильмыннан өзек

Ул башта Германия белән Австриядә күрсәтеләчәк.

Режиссер Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Европада прокатка чыгачак

Рәхимбай "БИЗНЕС Online"га әйтүенчә, фильм Германия һәм Австриядә яз көнне күрсәтеләчәк. Прокатка чыгугы "КАРО.Арт" ширкәте белән хезмәттәшлек итү ярдәм иткән һәм фильмның башка илләрдә күрсәтелү-күрсәтелмәве тамашачыларның аны кабул итүенә бәйле булачак.

Фильм этнотриллер жанрында төшерелгән һәм Русиядәге аз санлы халыклар темасын күтәрә. Төп каһарманны – керәшен Микулай ролен – Русиянең халык артисты Виктор Сухоруков башкара. Фильм төшерү өчен Казаннан ерак түгел генә урнашкан керәшен авылы торгызылган, махсус милли костюмнар тегелгән иде.

"Микулай" фильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Ул төшерү барышында финанс кыенлыкларга юллыккан иде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде.

"Микулай"ны кинофильм буларак тормышка тудыру өчен 4 еллык хезмәт китте. Аның кино буларак барлыкка килүенә кешеләрнең дә өлеше зур булды. Бу краудфандинг нигезендә акча тупланган беренче Татарстан фильмы булды. Кино төшерүче такым 1,5 млн сумнан 784 мең сум акча җыя алды. Билгеле, киноны ясап бетерер өчен халык җыйган акча гына җитмәде. "Микулай"ның бюджеты 20 млн сумны тәшкил итте. Монда Татарстан мәдәният министрылыгының грант акчасы да, "Татнефть" ширкәтенең ярдәм акчасы да кергән. Шулай да Илшат Рәхимбай әле тегеннән, әле моннан, бурычларга бата-бата, киноны төшереп бетерде.

Илшат Рәхимбай "Микулай"ны эшләгәндә бу фильм кемгә кирәк, аңларлармы аны, кабул итәрләрме дип курыкканын әйткән иде Азатлык Радиосына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG