Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага чыгарылган карарның канунилыгын 23 ноябрь караячак


Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

Прокуратура элек чыгарылган карарны шикаять итте.

Татарстан югары мәхкәмәсе республика ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага чыгарылган карарның канунилыгын карауны 23 ноябрьгә калдырды.

Сентябрьдә Нигъмәтуллина 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы җәза алды. Шулай ук аңа 500 мең сум штраф түләтү карары чыгарылды.

Прокуратура чыгарылган карарны йомшак дип кире шикаять итте, чөнки гаепләү ягы ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесен алты елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Соңгы сүз белән Нигъмәтуллина 23 ноябрьдә чыгыш ясаячак. "Реальное время" язуынча, бүгенге утырышта Нигъмәтуллина үкенүен белдергән.

"Гаеп хисе һәм үкенү мине эчтән кимерә һәм киң сулыш алырга, тулы тормыш белән яшәргә комачаулый. Миңа бик авыр", дигән.

Бүгенге утырышта адвкокат Нигъмәтуллинаның материаль хәлен авыр булуын әйтеп, аны штраф түләүдән азат итәргә чакырды. Бүгенге көндә Нигъмәтуллина эшсез һәм аның карамагында 28 яшьлек инвалид бала бар.

Сентябрьдә Нигъмәтуллинаның элекке урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм идарәнең элекке баш хисапчысы Ландыш Шәрафетдиновага да шартлы җәза билгелгән иде: Әхмәтҗановка — 1 ел 8 ай, Шәрафетдиновага — 1 ел 6 ай. Прокуратура аларга чыгарылган карарны шикаять итмәгән. Карар чыкканчы гаепләү ягы аларны икешәр елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

  • 2020 елда алар республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә. Тикшерү белдерүенчә, Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага ЗАГСның җирле бүлекләренең 26 хезмәткәреннән акт язуларын латин графикасыннан урысчага күчергән өчен премияләрне җыярга фәрман биргән.
  • Зыян күләме 16 млн сум дип исәпләнә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG