Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Яктылык" татар мәктәбе өчен яңа бина төзеләчәк


"Яктылык" мәктәбе укучылары: 2012 елгы фото
"Яктылык" мәктәбе укучылары: 2012 елгы фото

Ул 300 балага исәпләнәчәк

Кичә мәктәптә Самар өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев укытучылар һәм укучылар белән очрашкан. Мәктәп җитәкчелеге губернатордан мәктәпкә яңа бина төзүне сорап мөрәҗәгать иткән. Мәктәптә урын җитмәү турында элек Азатлык Радиосы да язган иде.

Уку йортында булып киткәннән соң губернатор 300 урынга исәпләнгән яңа бина төзү турында карар кабул иткән. Аны ике-өч елда төзеп бетерергә җыеналар.

"Ул безнең төбәктә яхшы мәктәпләр исәбенә керә. Монда барлык Самардан 600га якын бала укый. Мәгариф програмы татар телен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Педагоглар көчле булгач балалар да имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәтә...", дигән губернатор үзенең MAX мессенджерында.

Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар.

"Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG