Краснодар төбәк мәхкәмәсе Башкортстаннан Эрнест Шәрәфетдиновны дәүләткә хыянәттә гаепләп 13 елга кырыс шартлы колониягә хөкем иткән. Бу хакта Кубаньдагы мәхкәмәләр матбугат үзәге хәбәренә сылтанып "Медуза" яза.
ФСБ мәгълүматынча, "Шәрәфетдинов дәүләт сәясәтен хупламаган һәм Русиянең Украинага басып керүенә каршы булган". Куәт оешмасы вәкилләре фикеренчә, 2024 елның мартында ул "Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе вәкиле белән аралаша башлаган".
"Шул ук вакытта яшь егет имеш Русия Федерациясе тарафыннан хокуклары чикләнгән дип санап, Татарстан һәм Башкортстан республикалары мәнфәгатьләрендә сәяси пропаганда белән мавыккан", диелә мәхкәмәнең матбугат үзәге хәбәрендә.
Махсус хезмәтләр белдерүенчә, узган елның апрелендә Шәрәфетдинов үзенең "тарафдарыннан" диверсияләр башкару өчен Башкортстан һәм Татарстан җирлегендәге сәнәгать ширкәтләре координатларын алган. Диверсияләрне ул шәхсән үзе башкарырга яки "моны эшләүгә сәләтле кешеләрне табарга тиеш" булган.
Шәрәфетдинов Краснодар төбәгендә булган вакытта, ФСБ версиясе буенча, "таләп ителгән гамәлләрне шәхсән үзе башкарырга физик яктан да, рухи яктан да әзер булмаган".
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстан белән Башкортстанда Украинага ярдәм итәргә теләүчеләргә җинаять эше белән янаулары яки аларны кулга алулары, хөкем итүләре турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- 2023 елда ноябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергән иде.
- Шулай ук Минзәлә районында туган ирне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына керергә тырышуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
- Былтыр апрельдә Татарстанда яшәүче ирне Чаллыдагы хәрби техника җитештерүче оешмалар турындагы мәгълүматны АКШ белән Украинага җибәрмәкче булганда тотканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум