21 октябрьдә Тольятти шәһәрендә мәхкәмә "Баймак эше" фигурантлары Өметбай Дәүләтбирдин, Юнир Исламголов, Идел Кәримов, Кәбир Сөярголов һәм Газизҗан Хәйбуллинга өч ел ярымнан өч ел да сигез айга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте.
Хөкемдар Наталья Ерёмина бишесен дә Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") һәм 318нче маддәсе, 1нче өлеше ("хакимият вәкиленә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаган көч куллану") нигезендә гаепле дип тапкан.
Мәхкәмә Сөярголов белән Хәйбуллинны — һәркайсын өч ярым елга, Исламголов һәм Дәүләтбирдинны — һәркайсын өч ел да җиде айга, ә Кәримовны — өч ел да сигез айга иректән мәхрүм итәргә карар кылган.
"Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, 14 октябрьдә узган бәхәсле утырышта дәүләт гаепләүчесе Кәримов белән Исламголов өчен җиде ел, ә Дәүләтбирдин, Сөярголов һәм Хәйбуллин өчен җиде ярым ел колония җәзасы сораган булган.
Барлык хөкем ителгәннәр җәзаларын гомуми тәртипле колониядә үтәргә тиеш.
Шулай итеп, 21 октябрьгә Баймактагы протестларда катнашкан 63 кешегә беренче инстанция мәхкәмәләре хөкем карарлары чыгарды.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум