Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге санкцияләренә Татарстан ширкәтләре дә керде


Урсула фон дер Ляйен
Урсула фон дер Ляйен

Исемлектә "Иннополис" һәм "Алабуга" махсус икътисади мәйданнары бар.

Европа берлегенең Русиягә каршы 19нчы санкцияләр җыелмасында Татарстаннан өч ширкәт бар: "Соллерс-Алабуга", Чаллыдан "ЛТ Глобал форвардинг", Алабугада урнашкан "Морган" .

"Соллерс" заводы Алабуга махсус икътисади мәйданында урнашкан. Анда машиналар, шул исәптән Sollers Atlant фургоннары һәм Sollers Argo йөк машиналары җыела.

"ЛТ Глобал Форвардинг" — 2012 елдан бирле Чаллыда теркәлгән, йөк ташулар белән бәйле ярдәмче эшчәнлек алып бара.

"Морган" — Алабугадан, 2024 елның мартында төзелгән, шулай ук транспорт өлкәсендә ярдәмче хезмәтләр күрсәтә.

Моннан тыш, икенче документта Казанның "Ядран-Групп" ширкәте дә телгә алына — ул нефть өлкәсендә эшчәнлек алып бара.

Яңа санкцияләр кысаларында Европа берлеге Русиянең махсус икътисади һәм инновацион мәйданнарына урнашкан ширкәтләрне финанслау һәм аларн белән бәйле контрактларда катнашуны тыя. Исемлектә "Иннополис" һәм "Алабуга" махсус икътисади мәйданнары бар.

Европа берлеге Русиягә каршы 19нчы санкцияләр җыелмасын 23 октябрьдә кабул итте. Брюссельдә узган саммитта Евроберлек илләре лидерлары Русиягә каршы чираттагы чикләүләрне раслады, ул якын көннәрдә гамәлгә керәчәк.

Санкцияләргә түбәндәгеләр керә:

  • 2027 елга кадәр Русиядән сыекландырылган табигый газ кертүне тыю (элек бу тыю 2028 ел башыннан гамәлгә керергә тиеш иде);
  • Русия резидентларына криптоакча белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыю;
  • Русия дипломатларының Шенген зонасында ирекле йөрүенә чикләүләр кертү;
  • "күләгә флоты" дип аталган нефть танкерларының "кара исемлеге" киңәйтү;
  • "Роснефть" һәм "Газпром нефть" ширкәтләре белән барлык төр килешүләрне тулысынча тыю.

Санкцияләр исемлегенә Русия һәм Үзәк Азия илләрендәге берничә банк һәм криптобиржа, шулай ук Кытай һәм Һиндстаннан кайбер ширкәтләр дә кертелгән — аларны Европа берлеге Русиягә санкцияләрне урап узуда ярдәм итүдә гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG