Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә сукыр мөселман Александр Сизиковны "полициягә буйсынмаган" өчен 10 тәүлеккә кулга алган


Александр Сизиков
Александр Сизиков

Аны полициягә буйсынмауда гаепләгәннәр

Кырымның Бакчасарай район мәхкәмәсе тома сукыр Александр Сизиковның 10 тәүлеккә сак астына алынуы турында "Кырым теләктәшлегенә" адвокат Эмил Курбединов хәбәр иткән.

22 октябрь төнендә Сизиков йортында тентү булды. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлады. Шулай ук куәт оешмасы вәкилләре өйдәге ике ноутбук һәм барлык телефоннарны алып киткән.

Адвокат Курбединов Сизиковны бары икенче көнне төштән соң гына Бахчасарай мәхкәмәсендә тапкан. Сизиков гаебен танымый, полиция вәкилләренә буйсынмауны кире кага, ди адвокат.

Тентү вакытында һәм беркетмә төзегәндә Сизиковның опекуны янында булмаган. Шулай ук полиция хезмәткәрләре Сизиковның сукыр булуы һәм башка авырулары турындагы медицина документларына игътибар итмәгән.

Мөселманның беренче төркем инвалид булуы турындагы медицина белешмәсе эш материалларында да теркәлмәгән, полиция вәкилләре аны күрмәүләрен әйткән.

Адвокат мәхкәмә Сизиковның сәламәтлеген исәпкә алмаган, аны канунсыз кулга алганнар дип белдерә.

Элегрәк Красноярски төбәк мәхкәмәсе, быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән Кырымнан тома сукыр мөселман Александр Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарды.

Сизиковны кабат төрмәгә кайтаруны прокуратура таләп иткән. Иреккә чыгару карарын үзгәртү өчен прокуратураның нинди дәлилләр китерүе әлегә билгесез.

Сизиков Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде.

  • 2020 елның 7 июленнән тома сукыр ир-ат, беренче төркем инвалид өй сагында булган. 2024 елның 14 сентябрендә ул кулга алынды. Җәзаларны башкару федераль хезмәте (ФСИН) тома сукырлык колониядә булуга комачаулый торган сәбәпләр исемлегендә икәненә сигез ай узгач кына игътибар иткән.
  • Март аенда Сизиковны Красноярскига тикшеренүгә алып барганнар. Табиблар аның тома сукыр булуын раслаган, өченче дәрәҗәдәге һипертониясе дә бар дигән һәм аны иреккә чыгарырга өндәгән. Сизиковның әнисе Красноярскидагы хастаханәдә аңа мөнәсәбәт "кешечә, кешелекле" булган дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG