Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: тарихчы Айрат Фәйзрахманов Милли музейны җитәкләргә мөмкин


Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Фәйзрахманов – Дөнья татар яшьләре форумының "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәргән кеше.

Татарстан Милли музейның яңа мөдире булып тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, Бизнес-Онлайн яза.

Басма мәгълүматына күрә, дүшәмбедән Фәйзрахманов Милли музей мөдиренең урынбасары булып билгеләнәчәк. Алга таба аны мөдир урынына кую планлаштырыла диелә.

Хәзерге вакытта Фәйзрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкли.

Элегрәк, бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән килешүне озайтмаячагы билгеле булды. Ул оешманы 2022 елдан җитәкләгән.

Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе.

Бу атна шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгының "Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова белән килешүне озайтмаганы билгеле булды. Айтуганова урынына Ильяс Гафаров киләчәк. Ул — танылган продюсер, Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы, "Иттифакъ" беренче татар рэп-төркемен төзүче, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале оештыручысы.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG