Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русия банкларына мөштәриләр белән язышкан хәбәрләрне һәм банк кушымталарындагы мәгълүматны куәт оешмалары өчен саклауны таләп итте.
РБК язуынча, 2027 елга кадәр барлык кредит оешмалары махсус җиһазлар - програм-аппарат комплекслары урнаштырырга тиеш. Бу тәртип саклау органнарына мөштәриләр турында читтән торып мәгълүмат алу мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге комплексларны канун нигезендә мәгълүматны таратуны оештыручылар урнаштырырга тиеш. ФСБ банкларның мондый статусы бар дип саный, чөнки аларның сайтлары һәм мобил кушымталарында кулланучылар хәбәрләр алыша.
Мәгълүмат таратуны оештыручы (организатор распространения информации - ОРИ) Русия кануннарында 2014 елны кертелде. ММЧ хокукларын яклау үзәге юристлары аңлатуынча, ОРИ кулланучылар белән аралашу булган теләсә кайсы интернет ресурсны (шулай ук физик һәм юридик затны) танырга мөмкин.
"Роскомсвобода" проекты ОРИны турыдан-туры шымчылык коралы дип атый, чөнки реестрга кертелгән ресурс кулланучылар арасында хәбәрләр тапшыру фактларын бер ел дәвамында сакларга, әлеге хәбәрләрнең эчтәлеген (текстларны, фотоларны, аудиоязмаларны) ярты ел дәвамында сакларга, ФСБ таләп иткән очракта мәгълүматны бирергә, шифрланган электрон хәбәрләрне ачарга тиеш.
2019 елдан мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына "Сбербанк Онлайн", Т-Банк, Яндекс Банк һәм Промсвязьбанк сервисы керә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум