Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amazon Якутиядән дүрт фильм сатып алган


"Айта" фильмын төшерү вакыты
"Айта" фильмын төшерү вакыты

Аның берсе 2023 елны Русиядә тыелды.

Якут режиссеры Степана Бурнашевның "Черный снег", "Наша зима", "Проклятие. Мертвая земля" һәм "Айта" фильмнарын Amazon Prime Video платформасында карап була.

Фильмга хокукларны Amazon-га сатуга Rising Sun Media американ ширкәте ярдәм иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Ширкәт бәйсез фильмнарны җәмәгатьчелеккә җиткерү эше белән шөгыльләнә.

2023 елны Русиянең Мәдәният министрлыгы "Айта" фильмының прокат таныклыгын алды. Аңа кадәр Роскомнадзор "Айта" фильмын томалау карары чыгарган иде. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза. Янәсе, анда урысларга карата "милләтчелек пропагандасы" бар.

Бурнашев үзе фильмның кайсы җирендә "андый мәгълүмат" табуларын аңламавын белдерде. Фильмның максаты нәкъ киресенчә — кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү, диде ул.

Якутия башлыгы Айсен Николаев режиссер Степан Бурнашевны яклап чыкты. Әмма бу ярдәм итмәде. Фильм Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан алынды.

Фильмда сүз өлкән сыйныфта укучы Айта исемле кыз турында бара. Ул үзенә кул салмакчы булган һәм хәзер хастаханәдә үлеп ята. Аның киеме кесәсендә "Афоня, мин сине күралмыйм!" дигән язу табыла. Шуннан соң бистәдә яшәүчеләр Афонядан үч алырга карар бирә. Афоня – полиция хезмәткәре, ул урыс. Бер көн алдан гына кызны өенә кайтарып куйган була. Әмма соңрак бу язуның полиция хезмәткәренә атап язылмавы ачыклана.

  • "Айта" – иң күп акча эшләгән якут фильмы. Ул Русиядә прокатка 2023 елның мартында чыкты, 26,4 миллион сум эшләде. Май аеннан "Кинопоиск", Okko, Wink, Premier сервислары аша карап булды. Бу видеосервисларда хәзер фильм күрсәтми.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG