"Кырым теләктәшлеге" проекты сайты хәбәр итүенчә, Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә баручы 16 кеше арасында күптән түгел тоткарланган мөслимә Эсма Ниметулаева, Эльвиза Алиева, Насиба Саидова һәм Фавзие Османованың ата-аналары, юрист Назим Шейхмамбетов һәм шулай ук кырымтатар аксакаллары бар. Алар кеше хокуклары вәкиленнән мөслимәләрнең ни өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы, авыр шартларда тотылуы, хокуклары бозылуы турында сорашыр өчен юлга чыккан.
Кырымтатарлар барган микроавтобусны юлда инде дүртенче тапкыр туктатканнар.
Беренче тапкыр аларны Воронеж өлкәсендә туктатып, дүрт сәгать ярымнан соң гына җибәргәннәр, шуннан соң Липецки өлкәсендә алты сәгатьтән артык тотканнар. Өченче тапкыр Тула өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп тоткарлаган. Ул вакытта Эльвиза Алиеваның әнисенең хәле начарланган һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
Дүртенче тапкыр Мәскәүгә барып җитәргә 120 чакрым калганда - Кашира шәһәр бүлгесендәге Колтово авылында сәгать төнге уникедә микроавтобусны туктатып, кырымтатарларга тәртип бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында кисәтү кәгазе тапшырганнар.
Дүртенче тапкырда куәт оешмалары вәкилләре битлекләрдән һәм коралланган булган. Тикшерү булачагын әйтеп кырымтатарларның паспортларын алганнар. Эт һәм кинолог килгән, машинадагы бөтен әйберләрне чыгарганнар.
"Бер кешебезне сөйләшүгә алып киттеләр", дигән кырымтатарлар.
- Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.
- Хәзерге вакытта аларны Кырым республика психиатрия хастаханәсенә япканнар.
- 2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Форум