Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске татар теленнән ясалма фәһем ярдәмендә тәрҗемәче хезмәте эшли башлады


Иске татар теленнән дәреслек, архив фотосы
Иске татар теленнән дәреслек, архив фотосы

Әлегә хезмәт сынау рәвешендә эшләячәк диелә.

Гарәп имлясында язылган, иске татар телендә булган текстларны хәзерге татар әдәби теленә күчерүче Lisan.Tatar хезмәте эшли башлады. Бу хакта проектның "Мәктүпләр" телеграм-каналы хәбәр итә.

Тасвирламада әйтелгәнчә, сайт ясалма акыл ярдәмендә иске татар телендә язылган басма китапларны җиде телгә: татар, урыс, инглиз, төрек, үзбәк, казакъ, гарәпчәгә тәрҗемә итә һәм сайланган телдә контент-анализ ясап, аларның эчтәлеген кыскача сөйли ала.

Хезмәт фото, PDF, текст форматлары белән дә эшли диелә.

Әлегә хезмәт сынау рәвешендә генә алып барыла. Сайтта язылганча, ясалма акыл хата да ясарга мөмкин, төгәллек гарантиясе юк.

Классик татар язуын (шул исәптән кулъязмаларны) танып алу модельләрен үстерү эшләре дәвам итә. Уңышлы модельләр ирекле куллануга куелачак.

Хәзерге вакытта хезмәтне сынап карар өчен берничә бушлай куллану омтылышы тәкъдим ителә. Тәрҗемәченең тулы мөмкинлекләрен куллану өчен түләүле режимга күчү ихтималлыгы каралган. Бу проектны үстерүгә ярдәм итәчәк диелә.

Lisan.tatar проектын Казан университетын тәмамлаган Азат Якупов булдырды. Элегрәк бу сайт кысаларында ул иске татар телен өйрәнүгә багышланган курслар оештырды.

Моның өчен ул иске татар теленә багышланган дәреслек тә әзерләгән булган. "Иске татар теленә багышланган башка дәреслекләр дә бар, әлбәттә, ләкин, ни кызганыч, алар күбрәк язуны өйрәтә", дигән иде ул.

— Кызганыч, бүгенге көндә мөселман халыклары, алар арасында татарлар да, үз тарихын, нигездә, академик телдә язылган һәм ориенталистик төсмерләре булган дәреслекләр аша өйрәнергә мәҗбүр. Ә халкыбызга үз мирасы белән турыдан-туры эшләү мөмкинлеген бирсәк, без шул ориенталистик карашлардан үзебезне азат итәбез, үзебезнең бүгенге халәтебезне дә яңача тасвирлый, күзаллый алачакбыз, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка (әңгәмә Азатлык Радиосы Русиядә теләнмәгән оешма дип танылганчы алынган иде).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG