Accessibility links

Кайнар хәбәр

IT-park нигезендә татар телле текстларда хаталар тикшерүче хезмәт эшләнәчәк


Проектны Дөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче "Ясалма" берләшмәсе тәкъдим итте.

IT-park нигезендә үсеш алу өчен 54 проект сайлап алынды. Алар арасында татар яшьләре тәкъдим иткән "Yaz Tatar" проекты да бар. Бу хакта Дөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.

"Yaz Tatar" дип аталган хезмәт киләчәктә татар телендә орфография һәм стиль хаталарын тикшерүне максат итеп куя. Ул Дөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче "Ясалма" ("Нейротатарлар") берләшмәсе тарафыннан эшкә тәкъдим ителде.

— Татар телендә язылган текстларның иң зур проблемнарның берсе – дөрес язылышны тикшерү өчен махсус кораллар булмавы. Форум тикшеренүләре күрсәткәнчә, интернеттагы татар телле язмаларның якынча 40%ында хаталар очрый. Бу исә контент җитештерү процессын катлауландыра һәм чыгымнарны арттыра, — дип аңлата проблемны "Ясалма" берләшмәсе.

Бу берләшмә 2024 ел башыннан opensource ("ачык код") форматында эшли. Алар иң зур татар телле датасетларны туплап, нигез модельләр эшләүгә керешкән.

Берләшмәнең төп максаты – татар телле хезмәтләрне булдыру диелә.

  • 2018 елда "Теория" студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов "Дөрес" дип аталган сайтны ачып җибәргән иде. Анда татар теленнән орфография һәм пунктуациягә караган кагыйдәләр тупланган.
  • "Кагыйдәләрне бергә туплаган соңгы документ узган гасырның 60нчы елларында чыккан. Ул вакыттан бирле күп кагыйдәләр актуальлеген югалтты. Яңа кагыйдәләр төрле академик китапларда таркау булып чыкты", дип язган иде ул чакта Әюпов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG