Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех вазифасыннан китә


Ленар Шәех
Ленар Шәех

Киләчәктә аның кайда эшләве әлегә билгеле түгел.

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, журналист һәм язучы Ленар Шәех вазифасыннан китә. Нәшриятта соңгы эше көне - 6 октябрь. Киләчәктә кайда эшләве әлегә билгеле түгел.

"Татарстан китап нәшриятында мин 18,5 ел эшләдем. Аның 17 е — баш мөхәррир буларак. Бу вакыт эчендә әллә ниләр булды, — дигән Шәех Бизнес Онлайнга. — Матбугат йортының югалуы, ике тапкыр күченү, икътисади кризис, коллективның кыскартылуы, тиражларның кимүе, 100 еллык юбилей, пандемия аркасында дистанцион эшләү. Әмма һәрчак хәлне җайларга, чыгу юлын табарга тырыштым. Якынча 4 мең китап минем күзләрем аша узды".

Ләкин, Шәех әйтүенчә, бер кеше генә "татар китабы өчен, милли әдәбият өчен мәңге җаваплы була алмый". "Эшеңне яратсаң да, барсын да үз кулың белән эшләргә күнексәң дә, бер вакытта арыта. Бу җиңел булмаган йөкне башкалар да күтәреп карасын. Вакытында миңа бу җаваплы вазифаны ышанып тапшырган элекке баш мөдире Дамир Шакировка рәхмәтлемен. Ул чор татар китабының алтын чоры булды. Кызганычка каршы, бүген белгечләр трендта түгел", — дигән язучы.

Быел сентябрьдән Татарстан китап нәшриятының баш мөдире итеп "Казан утлары" журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллинбилгеләнде. Аңа кадәр әлеге вазифаны Илдар Сәгъдәтшин башкарды, ул август уртасында вазифасыннан китте. Аңа карата вазифаи вәкаләтләреннән начар нияттә файдалану турында җинаять эше ачылган.

  • Татарстан китап нәшриятын оештыру тарихы 1919 елда башлана. Башта ул РСФСР Госиздатының бүлеге була, 1921 елда Татгосиздат исеме белән аерым оешма буларак эшли башлый. Аңа баштагы елларда Чуаш, Мари авномияләре, Пермь өлкәсе нәшриятлары буйсынган. 1958 елда аңа Татар китап нәшрияты дигән исем бирелә. 1925-35 елларда ул Казанның Кремль урамындагы Пассаж бинасының беренче катында, 1935-2008 елларда Бауман урамындагы Матбугат йортында урнаша. Әлеге вакытта Декабристлар урамы, 2 адресындагы "Татмедиа" бинасында урнашкан.
  • Татарстан китап нәшрияты ел саен ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап бастыра. Нәшриятның Казанда ике китап кибете бар, анда 1500 исемдә нәфис, балалар өчен әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр тәкъдим ителгән. Нәшриятта татар, урыс һәм Русиядәге башка асаба халыкларның телләрендә китаплар нәшер ителә. Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен интернет аша да тәкъдим итә.
  • Берничә ел элек нәшрият 150 татар классик әсәрләрен аудио буларак яздырды. Аудиокитапларны ​нәшрият сайтына кереп бушлай тыңлап була.
  • Нәшриятта 69 кеше эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG