Башкортстанда "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә һөҗүм булган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул аны "чираттагы террорчылык һөҗүме" дип атады.
Нәтиҗәдә корылмада янгын чыккан. Кешеләр көчле тавышлар ишеткән. Зыян күрүчеләр турында әйтелми. Exilenova+ украин телеграм каналы һөҗүмнән фото һәм видеолар чыгарды.
Соңрак Уфада вакытлыча һава аланы ябылып торды. Бу иминлек өчен мөһим дип аңлатылды.
- Узган атнада, 18 сентябрьдә дроннар "Газпром нефтехим Салават"ка һөҗүм иткән иде инде
- "Газпром нефтехим Салават"ка 2024 елның 9 маенда да һөҗүм булган иде. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
- Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип әйтте. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", диде ул.
- Башкортстанда Салават шәһәренә дрон төшкәннән соң, һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтәчәкләре әйтелде. "Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә", дигән иде Радий Хәбиров.
- Әлеге хәлдән дроннар Башкортстан заводларына берничә тапкыр һөҗүм итте. Соңгы тапкыр 13 сенятябрьдә Уфадагы "Башнефть-Новойл" заводына һөҗүм булды.
- Салават шәһәре Башкортстанда зурлыгы ягыннан өченче урында тора. Шәһәрнең иң эре ширкәте - "Газпром нефтехим Салават".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум