2024–2025 елларда Русиядә кеше хокуклары бозылуның якынча алты мең очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Бу хакта БМОның махсус хисапчысы Марианна Кацарова хисабында әйтелә. Әлеге хисап 22 сентябрьдә Женевада узган БМОның кеше хокуклары шурасы утырышында тикшерелде.
Хисап белән танышкан Радио Свобода хәбәр иткәнчә, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләүләр киң таралган. Кимендә 85 журналист һәм җәмәгать активисты шундый басымга дучар булган. 2025 елда исә якынча 300 танылган хокук яклаучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе хакимиятләр басымын тоеп яшәгән.
Хисапта күрсәтелгәнчә, 2024 елда гына да матбугат редакцияләренә 900дән артык һөҗүм очрагы теркәлгән. 60 мәгълүмат чарасы томалану яки ябу куркынычына дучар булган.
Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә 2022–2025 елларда цензура һәм хакимият тыкшынуы белән бәйле 536 очрак санала. Бу басым 359 төрле оешмага кагылган.
Зыян күрүчеләр арасында бәйсез DOXA, The Insider басмалары журналистлары, юрист Дмитрий Талантов, "7х7" платформасы активистлары, шулай ук Popcorn Books һәм Individuum нәшриятлары җитәкчеләре дә бар. Аларны хакимиятләр "ЛГБТ пропагандасы" дип аталган уйдырма гаепләүләр нигезендә эзәрлекләгән.
Женева утырышында Азатлык Радиосы хезмәткәре Алсу Кормаш та чыгыш ясады. Ул 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Бу китапта Украинага һөҗүм итүгә каршы чыккан 40 русияленең тарихы язылган.
19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
Үз чыгышында Кормашева Ника Новак исемле журналистның язмышын да искә алды. Радио Свобода белән хезмәттәшлек иткән Новакны 2024 елның ноябрендә чит ил оешмасы белән "яшерен хезмәттәшлек" өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Кормашева әйтүенчә, Новак колониядә "аерым күзәтү астында" тотыла һәм ул протест йөзеннән ачлык игълан иткән.
Шулай ук Кормашева журналист Константин Габовның да эзәрлекләнүенә тукталды. Аңа "Коррупциягә каршы көрәш фонды" эшчәнлегендә катнашуда гаепләп биш ярым ел колония җәзасы бирелгән иде.
— Журналистлар, хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре Ника Новак, Константин Габов һәм башка төрмәгә ябылган каләм ияләрен азат итүне таләп итә, — диде Алсу Кормашева.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум