Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Татарстанның өч ширкәтенә яңа чикләүләр кертте


"Алабугат политех" бинасы
"Алабугат политех" бинасы

Токио моңа кадәр инде Татарстан ширкәтләрен санцияләр исемлегенә керткән иде.

Япония Русиянең 50 ширкәтенә карата яңа чикләүләр кертте. Алар арасында Татарстанның өч ширкәте дә бар: "Ремдизель", "Алабуга" һәм "Альбатрос".

"Ремдизель" Чаллыда урнашкан. "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада шулай ук штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина җитештерелә. Узган ел ширкәт АКШ чикләүләренә дә кертелде.

"Альбатрос" ширкәте Герань 2" (Иранда ул Shahed-136" дип атала) дроннарын җыю белән шөгыльләнә. 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган.

"Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Русия бу ширкәткә дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.

Япония моңа кадәр Татарстаннан "Тимер Банк", Казан дары ширкәте, Камаз, "Ак барс" кораблар төзүче ширкәт һәм "Эникс" дроннар җитештерүче ширкәт, "Ак барс" холдинг ширкәтенә каршы чикләүләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG