Тимер чылбырлар белән һава гимнастикасы күренешләрен бәйгедә Казан цирк мәктәбе укытучысы Мараттан башка күрсәтүче булмаган. Гомумән Русиядә бу корал белән аннан кала тагын бер артист кына эшли икән.
Казан Цирк мәктәбен тәмамлаган, соңыннан анда укытырга калган Марат Бикмаев дөнья дәрәҗәсендә танылган Запашныйлар нәселе, үсеп баручы Кытай циркы осталары, Русия һәм БДБ илләре артистлары белән ярышты.
Марат кебек башка артистлар да, Казанда цирк труппасының ачылуына өметләнеп яши.