2022 елда Русия президенты Владимир Путин карары белән башланган Украинага каршы сугыш инде 1295 көн дәвам итә. Тынычлык килешүе турында сөйләшүләр хакында сүзләр әле активлык белән кабынып ала, шуннан соң күпмедер вакытка сүрелә.
АКШ президенты Доналд Трамп әле дә Путин белән сөйләшеп килешү форсатларына өмет итсә, кайбер башка ил башлыклары моңа инде җитди карамый. Әйтик, Германия канцлеры Фридрих Мерц: "Путин хәзерге вакытта Украина белән тынычлык урнаштыру өчен нигезләр күрми" дип белдерде һәм Путинны "безнең заманның мөгаен иң куркыныч хәрби җинаятьчесе" дип атады. Украина – Путинның басып алу планнарының башы гына, дип кисәтә Германия башлыгы.
Сугыш бәясе – тыныч халык арасында меңләгән корбан, йөзләрчә, хәтта миллионнарча зыян күрүче. Русия Украинаның тыныч шәһәрләренә ракетлар һәм дроннар яудыра, моңа җавап биреп, Украина да Русиядәге хәрби объектларына һөҗүм итә.
Һөҗүмнәр шулай ук Татарстанга ясала, чөнки "Алабуга" икътисад мәйданында Украинага каршы кулланылучы "Шахед" тибындагы дроннарны җыела һәм аларга өлешләр җитештерелә. Татарстанда атнасына берничә тапкыр "Дроннар һөҗүме куркынычы" тәртибе кертелә. Бу атнада инде ул ике тапкыр игълан ителде. Нәтиҗәдә кайвакыт берничә сәгатькә һава аланнарын ябыла, ә бу исә очышлар соңаруына китерә. Җирле хакимиятләр мобил интернетны да сүндерүгә актив кереште. Бүген дә халык социаль челтәрләрдә аның начар эшләвеннән зарлана.
Тол калган хатыннар, ятим калган балалар
Сугышта ике милли республикадан үлүчеләр элек атнасына дистәгә якын булса, хәзер инде дистәләрчә. Бу саннар турында Азатлык Радиосы даими язып килә.
Федераль хакимияткә ярарга дип тырышкан җирле җитәкчеләр сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрергә тырыша, моның өчен барлык финанс мөмкинлекләрне эшкә җигә. Нәтиҗәдә Башкортстан белән Татарстаннан башка Русия төбәкләре белән чагыштырганда һәлак булучылар аеруча да күп.
Сугышның беренче көнәреннән үк Азатлык Радиосы ике республикадан чыккан һәм һәлак булган хәрбиләрнең исемлеген туплый башлады. Бу исемнәрне без "Сугышта үлүчеләр" проектында җыеп барабыз.Сүз без тапкан һәм расланган үлемнәр турында гына бара. Ягъни, чынлыкта һәлак булучылар күбрәк. Хакимиятләр бу саннарны яшерә.
Бу көннәрдә Татарстаннан һәм Башкортстаннан без тапкан үлемнәр саны 13 меңнән артты. 10 сентябрьгә безгә 13095 үлем турында билгеле. Узган атнада гына Башкортстаннан үлемнәр санын 7 меңнән артканын хәбәр иткән идек, 8 сентябрь көнне исә Татарстаннан да үлемнәр саны 6 меңнән артты. Бүгенгә расланган үлемнәр саны:
- Башкортстан – 7083
- Татарстан – 6012.
Бу саннар бары тик статистика булып күренсә дә, алар артында күпме җимерелгән тормышлар, ятим калган балалар, тол калган хатыннар һәм үз баласын җирләргә мәҗбүр булган ата-аналар язмышы тора. Чын югалту саннарының шактый күбрәк булуын фаразлаганда, бу сугышның Татарстан һәм Башкортстанга никадәр тәэсир итүен чамалап була.
Узган атнада гына без Башкортстаннан үлүчеләр турында җентекле статистика белән уртаклашкан идек. Бу атна Татарстан саннарына күз салыйк.
Татарстанда үлемнәр географиясе
Без элек язганча, Татарстаннан иң күп үлүчеләр – зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан. Районлап статистика түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 983 кеше.
- Чаллы – кимендә 632 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 382 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 289 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 242 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 216 кеше.
Иң аз үлем хәбәрләре дә элеккечә – Әтнә, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан. Бу районнарда халык саны аз, уртача 12-14 мең кеше.
Урта яшьтәге, гаиләле ирләр күпләп үлә
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
- 35-44 яшь: кимендә 2279 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1654 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1451 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 433 кеше.
Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә. Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38,89 (5949 кешедән 5629ының яшенә нигезләнеп ясалган нәтиҗә).
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да үлүчеләр күп.
Идел буенда һәлак булучылар кимендә 40 мең
"Idel.Реалии" басмасы Идел буенда урнашкан төбәкләрдә һәлак булучылар исемлеген аерым җыя. Бу көннәрдә исемлектә үлгән кешеләр саны 40 меңнән артты. Исемлекне басма шулай ук ачык чыганакларда чыккан хәбәрләрдән барлый.
Беренче ике урында (Русия күләмендә кебек үк) – Башкортстан белән Татарстан бара. Башка төбәкләрдә табылган һәм расланган үлемнәр саны түбәндәгечә:
- Пермь крае — 4 179 кеше
- Сарытау өлкәсе — 3 756 кеше
- Самар өлкәсе — 2 820 кеше
- Оренбур өлкәсе — 2 589 кеше
- Киров өлкәсе — 2 314 кеше
- Түбән Новгород өлкәсе — 2 238 кеше
- Удмуртия — 2 246 кеше
- Ульян өлкәсе — 1 476 кеше
- Әстерхан өлкәсе — 1 475 кеше
- Чуашстан — 1 349 кеше
- Мари Иле — 1 046 кеше
- Пенза өлкәсе — 986 кеше
- Мордовия — 547 кеше
Үз чиратында "Медиазона" журналистлары, BBCның урыс хезмәте белән бергә, Украинадагы сугышта һәлак булган 128 115 русияле исемен ачыклаган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум