Җанисәп саннарыннан күренгәнчә, татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бара. Әмма җанисәп туган телдә күпме кешенең чыннан да иркен аралашуы, яки сөйләм дәрәҗәсендә генә белүен күрсәтми. Бу сорауга җавапны өстәмә тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр генә таба ала.
Бу көннәрдә "Миллиард.татар" басмасында Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимәсе, сәясәт фәннәре докторы Лилия Сәгыйтованың татарларның татар телен белүе турында кызыклы саннар белән язмасы чыкты.
Азатлык Радиосының Русиядә "ят агент" һәм теләнмәгән оешма статусы булу сәбәпле, без Татарстан галимнәре белән турыдан-туры сөйләшә алмыйбыз. Шуңа күрә, әлеге язмадан кайбер кызыклы фикерләрне тәкъдим итәргә булдык.
Советлар чорында татар телен иркен белүчеләр саны нигә кимегән?
Тел вәзгыятен бәяләүдә, гадәттә, иң кулай юл – саннарны китерү. Киң кулланылган күрсәткечләрнең берсе – "Сез кайсы телне туган телегез дип саныйсыз?" һәм "Туган телегезне ни дәрәҗәдә беләсез?" дигән сорауларга җаваплар. Һәм бу охшаш сораулар еш кына төрле нәтиҗәләр бирә, ди Сәгыйтова.
Совет чорындагы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, телне "туган тел" дип атау күрсәткече әллә ни үзгәрмәгән: 1926 елда татарларның 99,71%ы аны шулай дип атаган. 1989 елгы халык санын алу күрсәткече дә моңа якын – ТАССРда ул 96,60% булса, СССР буенча – 83,2%.
— Ә менә телне белү дәрәҗәсе үзгәргән. Зур ихтимал белән әйтеп була: 1926 елда, совет хакимияте башланган чорда, татар телен туган теле дип атаган 99,71% кеше аны тулысынча белгән – чөнки урыс теле белән көндәшлек әле башлана гына иде. Советлар берлегендә урыс теленә нигезләнгән югары мәдәният һәм белем системы үз нәтиҗәсен бирде. Шәһәрләрдә яшәүче татарларның күп өлеше икенче буында инде урыс телен яхшы белә иде, бу исә аларның социаль хәрәкәтчәнлеген арттырды. Әмма шул ук вакытта аларның бер өлеше татарча сөйләшә яки аңлый, икенче өлеше – аны бөтенләй югалткан була, — дип яза галимә.
Ул китергән саннарга күрә, 1979 елда СССР шәһәрләрендә яшәүче татарларның 18,3%ы урыс телен туган тел дип күрсәткән. 1989 елгы халык санын алу нәтиҗәләрендә ТАССРда мондыйлар – 3,4%; шәһәр татарлары арасында 5% була.
"2001 ел: татарларның 70,2%ы татар телен иркен белә дип әйтте"
Ә бүгенге көндә ничек? Татарларның нинди өлеше татар телен яхшы белә һәм татарча иркен аралаша дип саный?
2001 елда Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре бу хакта репрезентатив сораштыру үткәргән. Сәгыйтова язуынча, Татарстандагы татарларның 70,2%ы үзләрен татар телен иркен белүчеләр дип атаган.
— Бу исә калган өлешенең телне тулы күләмдә белмәвен аңлата. Тел компетенциясенең кими баруы 1980нче еллар башына татар теле һәм мәдәниятенең мәгариф оешмаларында нигездә авыл районнарында гына саклануы нәтиҗәсе булды. Республика башкаласы Казанда татар телендә укыту алып барылган нибары бер генә мәктәп калган иде, — ди галимә.
Галимнәр тикшерүләреннән тагын ниләр билгеле? Кыска, әмма мөһим фактлар
- 1897 елда татарларның 91,5 проценты авылда яшәгән.
- 1989 елда татарларның 83,2 проценты татар телен ана теле дип санаган.
- 1990нчы елларда татарларның 40 проценты өйдә татарча сөйләшкән. Аларның күпчелеген авыл халкы тәшкил иткән.
- Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2014-2015 елларда республикада 1488 мәктәпнең 827е татар мәктәбе санала иде, ягъни укучыларның 43 проценты татарча белем ала дип әйтелде.
- Университет галимнәре саннарына карасаң, 2017елда татар мәктәпләре 742гә, 2020 – 679га калды. Динамика кими.
Татарча сөйләшүчеләр саны кими
Азатлык татар теленә бәйле вазгыять турында һәрвакыт ничек бар, шулай яза. Иң объектив күрсәткеч – саннар. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен әйткән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
Рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.
Моннан тыш ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы белгечләре дә татар теленә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән. Телнең киләчәге бигрәк тә аның яшь буынга тапшыру мөмкинлегенә бәйле, ди атлас авторлары.
Татар теле һәм мәгариф
Азатлык Радиосы сөйләшкән белгечләр татарча сөйләшүчеләрнең кимүенең төп сәбәбе булып Мәскәүнең милли мәгарифкә, татар теленә күп еллар буена басымын атый. Мәгариф өлкәсендә хәлләр чыннан да мактанырлык түгел.
Сентябрьдән башланган яңа уку елында 1 сыйныфларда туган тел атнасына ике дәрестән бер дәрескә генә кала. Русия мәгариф министлыгы югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итә.
Русиядә урыс теленнән кала үзләренең туган телләрендә белем алучы укучыларның саны 2016 елдан 2023 елга кадәр ике тапкырга кимегән, 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган.
2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленде. Бу аңа кадәрге елдан 5 урынга азрак.
Татарстанда татар мәктәпләре саны да кими. Соңгы өч елда республикада 19 татар мәктәбе ябылган. 2024 елда барлыгы 591 татар мәктәбе калган. Чагыштыру өчен, 2010 елда аларның саны 966 булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум