Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан беренчеләрдән булып резервтагы ирләрне җыя башлаган


Республикаларда резервистлар нефть объектларын саклаячак.

Татарстан белән Башкортстан беренчеләрдән булып резервтагы ирләрне җыя башлаган. "Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мөһим объектларны саклау өчен резервистлар җыю бара.

Татарстан мондый отрядлар җыюны канун гамәлгән кергәнче үк башлап җибәргән. Басма белдерүенчә, республикада резервистлар нефть объектларын саклаячак.

Башкортстанда исә аларны "Башнефть", "Уфанефтехим" һәм "Газпром"ның сәнәгать мәйданнарын саклауга җибәрергә җыеналар.

Хәрби җыенда (сборы) бер резервистны елына алты айга кадәр тота алалар. Бу чорда резервистлар хәрби статусы ала, социаль түләүләр дә каралган. Шул ук вакытта аларны башка төбәкләргә дә җибәрә алалар, чөнки канун текстында мондый чикләүләр юк.

Резервка ихтыяриларны куялар, моның өчен аерым килешү төзелә. Солдат һәм сержантлар 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар 60-65 яшькә кадәр резервка керә ала.

Хәлиткеч әһәмияткә ия объектларны саклау өчен резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун күптән түгел имзаланды. Сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG